16+

Сәяхәткә чыгучыларга киңәшләр: «Йокыга иртәрәк ятыгыз»

Чит илгә сәфәргә очар алдыннан, аңа баштан ук әзерләнергә кирәк. Без барасы җирләр туган яктан ераграк булган саен, организмга шуның кадәр авыррак.

Сәяхәткә чыгучыларга киңәшләр: «Йокыга иртәрәк ятыгыз»

Чит илгә сәфәргә очар алдыннан, аңа баштан ук әзерләнергә кирәк. Без барасы җирләр туган яктан ераграк булган саен, организмга шуның кадәр авыррак.

Сәяхәтегез күңелле һәм борчуларсыз гына узсын дисәгез, барасы илдә сәгать укларын ничек күчерергә кирәклеге белән алдан ук кызыксыныгыз. Ни өчен дигәндә, организмыбыз эшчәнлегенең ритмы үзгәрү көн белән төн алмашынуга да бәйле.

Әйтик, сез көнчыгышка җыенасыз ди. Анда очарга берничә көн кала, йокыга иртәрәк ятыгыз. Көнбатышка юл алсагыз, гадәттәгедән соңгарак калып ятыгыз. Кояш иртә чыккан якларга җыенганда бу аеруча кирәк, чөнки көнчыгышка сәфәр кешегә авыррак бирелә.

Хроник авырулары булган кешеләргә вакыт алышыну шулай ук нык тәэсир итә. Йөрәге авыртканнарга, югары кан басымыннан җәфаланучыларга бигрәк тә сакланырга кирәк. Андыйларга үзләре белән дарулар алу зарур. Ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалар булганнар да организмнарындагы үзгәрешләрне сизми калмый.

Сәламәтлекләре бик үк яхшы булмаган кешеләргә, юлга чыгар алдыннан, табиб белән киңәшләшү мөһим. Бәлки әле, сәяхәткә чыгу сезнең өчен куркынычтыр.

Рейсны сайлаганда, барасы җирегезгә көннең икенче яртысында, кичке якта килеп җитә торганына өстенлек бирегез. Бу юлда арыганнан соң, йоклап алыр өчен кирәк. Сәфәрегез эш белән бәйле булганда, бер көн алдан барып кую да яхшы. Аз гына ял итәргә, яңа җиргә ияләшергә өлгерер идегез.

Вакыт аермасына юлга чыгар алдыннан булган җыену мәшәкатьләре, борчылулар да өстәлә. Шуңа да тынычландыра торган препаратлар кабул итегез. Һавага чыгып, җәяү йөрү дә файдалы. Сәгать укларын алга күчерә торган илдә булсагыз, иртән, ә артка күчерә торган җирдә булсагыз, кичен чыгып йөрегез.
Яңа урында аппетит та югалырга мөмкин. Беренче көннәрдә үзегезне мәҗбүр итеп ашамагыз, җиңелчә ризыклар белән тукланыгыз.

Фото: https://kazan.aero/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading