Шәһри Казан

Табынга - гөмбә салаты

Әлеге салатны әзерләве дә ансат, ашарга да тәмле!

2 тавык түше, пешкән 3 күкәй, 2 кыяр, 1 суган, 1 банка консервланган гөмбә, 100 гр сыр, майонез кирәк.
Тавык түше, суган, кыярны шакмаклап турыйбыз. Сырны эре угычта уабыз. Гөмбә зуррак булса, шулай ук турыйбыз, шул килеш тә калдырырга ярый. Күкәйнең агын саламлап турыйбыз. Салатны катламлап эшлибез: иң аска - күкәй агы, тавык ите, суган, кыяр, гөмбә, сыр. Һәр катлам өстенә майонез сылыйбыз. Иң өскә вак угычта уылган күкәй сарысын сибәбез.

Реклама

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: