16+

Тамагың авыртса, туңдырма аша!

Кечкенә бала белән Төркиягә ял итәргә барырга җыенабыз. Беренче тапкыр самолетка утырачак, моның бала организмы өчен зыяны юкмы? Ял иткәндә йогышлы авырулардан саклану өчен нишләргә? Кечкенәләргә кызынырга ярыймы? Альбина Сабирова, Казан.

Кечкенә бала белән Төркиягә ял итәргә барырга җыенабыз. Беренче тапкыр самолетка утырачак, моның бала организмы өчен зыяны юкмы? Ял иткәндә йогышлы авырулардан саклану өчен нишләргә? Кечкенәләргә кызынырга ярыймы? Альбина Сабирова, Казан.

Доктор Комаровский киңәшләре

– Әгәр бала ике атналык икән, очкычка утыртырга рөхсәт ителә. Дөрес, Казаннан Төркиягә өч сәгатьтән артык вакыт юл. Бу – сабый организмы өчен сизелерлек озак вакыт. Очкычларда коры һава. Шуңа да ярты сәгать саен баланың борын куышлыгына тозлы катнашмалар сиптереп торсаң яхшы. Еш кына, биеккә күтәрелгәндә, кан тамырлары кысылып, колаклар авырта башлый. Мондый вакытта борынга кан тамырларын тарайта торган тамчылар тамызу файдалы, зуррак балага конфет суыру, сагыз чәйнәү, төкерекне еш йоту да нәтиҗә бирә. Колак ишетмәгән кебек тоелганда, тирән сулыш алып, борынны кысып, сулышны чыгарыгыз. Болай көчәнгәндә, колак­лар ачылып китә. Чит илгә, диңгез буена ял итәргә барганда, медицина иминиятләштерүенә акча кызганмагыз. Шулай ук кирәкле даруларны алырга да онытмагыз: йогышлы авырулар вакытында, югары температураны төшерә торган, аллергиядән һәм башкалар. Сораулар туганда, телефон аша булса да, педиатрга мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, Төркиядә ел саен коксаки авыруы тарала. Бу вакытта бала коса, эче китә, тән температурасы күтәрелә, тамагы авырта, тәнгә тимгелләр чыгарга мөмкин. Коксакидан курыкмагыз. Балага күбрәк су эчерергә, тамагы авыртканда, туңдырма белән сыйларга кирәк. Авыз куышлыгын, теш чыкканда, авыртуны баса торган мазьлар белән майларга була, әмма даруның составында ледокоин булмаска тиеш. Йогышлы авырулар иярмәсен өчен, бассейнга кермәвең хәерле. Иң яхшысы – диңгез, душ, саф һава. Сабыйларга кояшта кызыну зыянлы. Бу тире авырулары, яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да киҗе-мамык тукымадан тегелгән ачык төстәге киемнәр сайларга тырышыгыз. Кояштан саклый торган кремнар турында онытмагыз. Әлбәттә инде, эсседә баш киемен салырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X