16+

Тартуны ташлар өчен нишләргә?

Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.

Тартуны ташлар өчен нишләргә?

Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.

Нарколог, психотерапевт Юрий Вяльба фикеренчә, тәмәке тарту – ул физик һәм химик бәйлелек. Физик бәйлелек кешенең барлык киеренкелекләрне дә тәмәке көйрәтү ярдәмендә җиңүеннән гыйбарәт. Химик бәйлелек никотинның организмдагы биохимик һәм физик процессларга кушылуына бәйле. 

– Кеше тартуны ташларга тели икән, организм протест белдерә башлый. Бу эмоциональ һәм физик стресста чагыла. Кайбер очракларда кинәт кенә тәмәке тартуны ташлау гипертония кризисына, йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Шуңа да тәмәкедән аз-азлап кына баш тартырга кирәк. Көн саен тартылган тәмәке санын киметә барыгыз, – дип киңәш итә Юрий Вяльба. 

Никотинлы пластырьлар шул принцип буенча “эшли” дә. Алар организмга керә торган никотин күләмен акрынлап киметә. Беренче көнне күп күләмле никотинлы пластырь кулланылса, икенче көнгә азрак. 

Тәмәкене ташлауның тагын бер ысулы – гипнотерапия, ягъни гипноз белән дәвалау. Бу кешенең психик халәтен нормага китереп кенә калмый, ә никотиннан баш тарту мотивациясен дә арттыра. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading