16+

Татарстанның «коммунизм»лы Төп законы да булды, ләкин җәмгыятьнең юлы гына үзгәрде

6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Татарстанның «коммунизм»лы Төп законы да булды, ләкин җәмгыятьнең юлы гына үзгәрде

6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Дөньяда илләр халкын тулысынча канәгатьләндерә торган Конституция юк, ди белгечләр. Сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә җәмгыять төзелеше үзгәрә, ә бу кабаттан яңа Төп закон кабул итүгә этәрә.

Тарих сәхифәләре

1926 елның 13 мартында VI нчы Бөтентатар съезды делегатлары ТАССР Конституциясе проектын кабул итә. Ләкин, әлеге документ РСФСР Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Советлары съезды тарафыннан расланмый. 

ТАССРның рәсми Конституциясе 1937 елның 25 июнендә генә барлыкка килә. Ул 1940 елның 2 июнендә РСФСР Югары Советы сессиясендә раслана. Совет чорында 1978 елның 31 маенда кабул ителгән ТАССР Конституциясендә, ТАССР халкы Конституцияне «фәнни коммунизм идеяләренә нигезләнеп кабул итте», дип әйтелә. 

Тамырдан борылыш

Миңа 1978 елда 18 яшь иде. Җәмгыятьнең курсы үзгәрмәсә "коммунизм«га барып җитәсем булган, әй. Конституцияне әзерләүчеләргә «коммунизм кыры» инде күренгәндер, ахырысы. Тик «тормыш елгасы» үзе белгәнчә акты. Татарстанның Югары Советы 1990 елның 30 августында ТССРның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Икенче көнне, ягъни, 31 августта ТАССР Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Югары Совет карары дөнья күрде.

Татарстанның Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Конституция комиссиясе республиканың Төп законын 2 ел дәвамында әзерли. Чит илләрнең тәҗрибәсе өйрәнелә, гражданнардан кергән тәкъдимнәр исәпкә алына. Конституцияне әзерләгәндә депутатлардан һәм гражданнардан 500 тәкъдим кергән. 

конституция татарстана фото татар информ

Россия Конституциясе таләпләре

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә, ә Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Бер ел алдан эшләнелгәнлектән Татарстан Конституциясе, әлбәттә инде, Россия Конституциясе эчтәлегенә һәм таләпләренә туры килмәде. Нәтиҗәдә, Татарстанның Төп законына 19 үзгәреш кертелде.

Мисал өчен, Татарстан Конституциясеннән «мөстәкыйльлек», «Президент» дигән төшенчәләр алынды. 

«АКШ Конституциясенә 200 ел дәвамында бернинди үзгәреш кертелмәгән», — дип тәнкыйть күзлегеннән фикер йөртүчеләр ялгыша. АКШ Конституциясе 1787 елның 17 сентябрендә Филадельфиядә кабул ителгән һәм аңа да 27 төзәтмә кертелгән. 1787 елдан башлап, барлыгы 10 меңнән артык төзәтмә тәкъдим ителгән, ләкин алар Конгресс тарафыннан кире кагылган.

конституция татарстана фото татар информ

Яшәеш кагыйдәсе

Конституция ул таштан чукып ясалган һәйкәл түгел, ә «тере» документ. Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелүе табигый хәл. Иң мөһиме Төп законның халыкчан булуында. Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезе — канун өстенлеге, кеше хокукы һәм иреге, дәүләтнең демократик, хокукый, социаль һәм дөньяви булуы. Кеше, аның хокукы һәм иреге — иң зур хәзинә.

Татарстан Конституциясендә язылганча, нинди милләттән булуга, кайсы динне тотуга карамастан, закон каршында һәр кеше тигез. Бернинди дин дә дәүләт дине түгел, ул мәҗбүри тагылмый. Дини берләшмәләр дәүләттән аерым. 

Һәр кеше яшәргә, республика эчендә ирекле күченеп яшәргә, торакка, хәрәкәт итәргә хокуклы. Кешенең шәхси һәм гаилә тормышы, күчемсез милке кагылгысыз. Һәр кеше хезмәткә һәм эшкуарлык эшчәнлегенә хокуклы, хезмәт ирекле, мәҗбүри эшләтү тыела. 

Татарстанда рус һәм татар телләре — дәүләт теле. Һәр кеше туган телендә сөйләшергә, укырга һәм иҗат итәргә хокуклы. Татар халкының һәм республикада яшәүче башка халыкларның мәдәниятләре саклана һәм үстерелә. 

Татарстанда сугышны пропагандалау, башка милләткә яки дингә карата дошманлык пропагандалау тыела. Гаиләдә ир белән хатын тигез хокуклы. 

Россия гражданнары башка төбәкләрдән яшәргә күченеп килсә, республикабызда Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләрендә тулы хокукка ия. Ватанпәрвәрләр булып илебез һәм Татарстаныбыз үсеше өчен дуслыкта һәм бердәмлектә яшик!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading