16+

«Күрше» фестивалендә 1 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин: гаризалар кабул итү башланды

Татарстан проектына күрше республикалар да кызыксына башлаган. Кышкы сезонда авылларда һәм шәһәрләрдә нинди чаралар узачак?

«Күрше» фестивалендә 1 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин: гаризалар кабул итү башланды

Татарстан проектына күрше республикалар да кызыксына башлаган. Кышкы сезонда авылларда һәм шәһәрләрдә нинди чаралар узачак?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган «Күрше» республика фестивале елдан-ел активлаша, эчтәлеге ягыннан байый бара.

Бердәм булыйк!

— «Күрше» проекты белән инде күрше республикалар да кызыксына башлады. Чөнки ул — халыкчан, һәр кешегә катнашу мөмкинлеге бирә торган фестиваль. Без — бер Татарстан, без — бер олы гаилә, без — бердәм. «Күрше» фестивале мәдәниятне, спортны пропагандалый, мирасны саклауга өлеш кертә, ватанпәрвәрлек тәрбияли. Күршеләр белән дус яшәү, балаларны да дуслыкка өндәп үстерү бик мөһим, — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Күрше» фестивале «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектларына тулысынча аваздаш.

Фазлыева. фото автора

Адым ясаудан курыкма

«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны өч юнәлештән тора: «Күрше», «Күрше. Мирас» һәм «Күрше. Беренче адым». Ватанпәрвәрлек, мәдәният, спорт, халык бәйрәме, кунакчыллык, мәдәни мирас темаларына багышланган проектларга гаризалар куршефест. рф сайтында 5 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Җиңү яулаган проектларга 1 миллион сумга кадәр грант бирелә. Фестивальнең кышкы чаралары гыйнвар, февраль һәм март айларында оештырыла. Чаралар фәкать урамда яки паркта үткәрелергә тиеш.

— «Күрше» фестивалендә авыллар да елдан-ел күбрәк катнаша, бу бик әйбәт. Быел «Күрше. Беренче адым» юнәлеше булдырылды. Конкурсларда моңа кадәр катнашканы булмаган, 18 яшьтән өлкән үзмәшгульләр урам бәйрәме оештыру өчен гариза бирә ала. Җиңүчеләргә 300 мең сумга кадәр грант бирелә, — диде «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова.

«Күрше. Беренче адым» юнәлеше республика районнарына теләктәшлек күрсәтү максатыннан тәкъдим ителә. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләре бу конкурста катнаша алмый. Алар конкурсның «Күрше» һәм «Күрше. Мирас» юнәлешләрендә үз проектлары белән катнаша ала.

Фазлыева. фото автора

Күтәрелсен күңелләр

— «Күрше» республика проекты — бик яхшы башлангыч. Без, артистлар, үзебез дә фестиваль кысаларында «Сундук Абики» спектакле белән чыгыш ясаган идек. Халык җылы кабул итте. Минем клоун ролендәге чыгышларым төрле милләт вәкилләренә дә, туристларга да аңлашыла. Фестивальнең җәйге һәм кышкы сезоннарында даими катнаша башладым. Кеше фестивальдән күңеле күтәрелеп, рухланып кайта икән, димәк, фестивальнең әһәмияте бар, — диде «Күрше. Мирас» проекты кураторы Руслан Риманас.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading