16+

Татлы дару – кемгә дә ару...

Шикәр комы җитештерә башлаганнан алып, балны көндәлек тормышта куллану азая бара.

Татлы дару – кемгә дә ару...

Шикәр комы җитештерә башлаганнан алып, балны көндәлек тормышта куллану азая бара.

Әмма умартачылар, бал ашаучы кимеде дип кенә, үз эшләрен ташламый. Киресенчә, умарталарның ояларын, бал суырту системасын тагын да ныграк камилләштерә генә баралар.
Төрле химик анализлар үткәргәннән соң, умарта балында кеше организмына кирәкле булган 70кә якын матдә булуы ачыкланган. Моннан, бал теләсә нинди шикәрдән дә файдалырак һәм кирәклерәк, дигән нәтиҗә ясарга була.

Халык арасында иң яратып кабул ителгәне ул - чәчәк балы. Аны кортлар чәчәк нектарыннан җыя. Нектарның составында 50-75% су, 20-24% моносахарид, 13-24% тросник шикәре, аксымнар, эфир майлары, каротин һәм бик күп витаминнар бар.

Балның өлгергәнме-юкмы икәнен белү өчен, кашык белән болгатып карарга кирәк. Өлгереп җитмәгән бал сыек була һәм кашыктан агып төшә, чөнки аңарда әле су күп була. Өлгергән балда кашык «утырып» тора. Чәчәк балы, гадәттә, бераз сыеграк була. Моны нектар составында булган сахарозаның азрак булуы белән аңлатырга була. Фруктозасы күбрәк булган саен, бал сыек халәттә саклана. Балда мелецитоз дигән матдә күп булган очракта, кристаллашу күпкә тизрәк бара.
Балның куе булуы аның яхшы сыйфатын күрсәтә. Бер литр балның авырлыгы 1, 420-1,440 гр булырга тиеш. 36 градуста бал туңа һәм аның күләме 10%ка азаерга сәләтле. Кайнар температурада исә киресенчә. Күләме 5%ка артырга мөмкин.

Балның дәвалау үзенчә­лекләренә ия икәнен инде барыбыз да яхшы белә. Әле Гиппократ ук бал белән дәвалану ысулларын язып калдырган. Әгәр балны балык мае белән бергә бутап, төзәлми торган ярага сөртсәң, ул озак тормас, төзәлер дигән. Немец хирургы үзенең хезмәтләрендә үлекләгән яраларны һәм шулай ук җәрәхәтләрне бал белән дәвалавы хакында язган. Немец галимнәренең тагын берсе Люкке да инфекция эләккән яраларны бал һәм балык мае катнашмасы белән дәвалый торган булган. Ул бал ярага кергән микробларны үтерә, яраны чистарта, ә балык мае яңа тирегә үсәргә ярдәм итә дип санаган. Бал секреция һәм лимфа сыекчасы бүлеп чыгарырга ярдәм итә. Бу ярага тиз арада чистарырга ярдәм итә. Соңрак исә эпидермос катламы да үсә. Пешкән вакытта, бал һәм дуңгыз маен кушып ясалган мазь менә дигән дәвалау чарасы булачак!

Тире язвасы белән интеккәндә, халык медицинасы түбәндәге рецептны тәкъдим итә. Эмаль савытка 50 гр эвкалипт яфрагын салырга. Шуңа ярты литр кайнап торган су салырга, савытның капкачын ябып, су парында 10-15 минут тотарга. Төнәтмәне суытканнан соң, шуңа ике кашык бал салып эретергә кирәк. Тиренең авыру булган өлешләрен шул төнәтмә белән чайкатырга кирәк.
Бал ашказаны язвасы булганда да ярдәм итә. Борынгылар юкка гына, «Ашказанының иң якын дусты - бал», димәгәннәрдер инде. Ашказаны кислотасы югары булган авырулар көнгә берничә калак бал ашаса, кислота кими. Балны ашарга 90-120 минут кала кабып куярга кирәк. Гастрит белән интегүчеләр, көнгә 150 гр бал ашасалар, үзләрен әйбәтрәк хис итәрләр. Балны җылымса суда эретеп эчәргә дә, болай гына кабып куярга да була. Дәвалануны 1-2 ай дәвам итәргә кирәк.

Хроник гастрит булганда, бал белән түбәндәге катнашманы ясап эчәргә була. Бер аш кашыгы балны бер стакан җылы сөткә салып эретергә. Сөт урынына гөлҗимеш суын кулланырга да ярый. Көнгә өч тапкыр, ашарга 1,5-2 сәгать кала эчәргә кирәк. Дәвалану вакыты 1,5-2 ай.

Балны бавырлары авыртучылар да дәвалану чарасы буларак куллана ала. Аның сос­тавында химик матдәләрнең бик күп төрле булуы бавырда бара торган алмашыну процессы вакытында ярдәм итә. Моның өчен бер стакан кара торма согына бер стакан бал бутап, көнгә берәр кашык, өч тапкыр эчәргә.
Бер чәй калагы балны 0,5 стакан алма согы белән бутарга. Катнашманы иртә һәм кич яртышар стакан эчәргә.

Глюкоза һәм витаминнары күп булу сәбәпле, бал бәвел һәм токсиннар бүлеп чыгарырга ярдәм итә. Глюкоза тиз үзләштерелә, бик күп органнарны тук­ландыручы булып тора һәм тукымалардагы кан басымын нормада тота. Шулай ук нифрит белән интегүчеләргә дә ярдәм итә. Бөерләр авыртканда, дәвалану чарасы буларак, көнгә 80-120 гр бал кулланырга кирәк.

Бер аш кашыгы киптерелгән гөлҗимешне (киптерелмәгәне булмаса, 100 гр күләмендә генә кулланырга) эмаль савытка саласы. Шуңа кайнар су өстәргә. Төнәтмәне 15-20 минут дәвамында кайнатырга. Шуннан соң 12-24 сәгать төнәтергә, сөзәргә. Катнашманы бер аш кашыгы бал белән бутап, көнгә 2-3 тапкыр, яртышар стакан эчәргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading