16+

Телеңне йотарлык эремчекле пирог пешерү ысулы

Мин аны пирог кына түгел, пирожный дип әйтер идем. Карап торышка да бик матур, тәме дә бик соклангыч...

Телеңне йотарлык эремчекле пирог пешерү ысулы

Мин аны пирог кына түгел, пирожный дип әйтер идем. Карап торышка да бик матур, тәме дә бик соклангыч...

Эремчекле өлеш өчен кирәк :
400 гр эремчек 
1-2 йомырка
1 стаканга якын шикәр комы 
ванилин
Камыр өчен кирәк:
3 йомырка 
150-200 гр шикәр комы  
3-4 аш кашыгы көнбагыш мае  
250 гр тирәсе он 
2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
3 аш кашыгы какао 

Эш барышы:
Эремчек, йомырка, шикәр комы, ванилинны кушып, блендер белән болгатабыз. Массаны полиэтилен пакетка салабыз.
Камыр өчен йомырканы миксер белән яхшылап болгатабыз, шикәр комы салып тагын яхшылап күпертәбез. Көнбатыш мае салып, болгатуны дәвам итәбез. Камыр көпшәкләндергеч, какао, онны иләп, болгата-болгата, әкренләп кертәбез. Кәгазь җәелгән табаны ак май белән майлыйбыз һәм камырны салып, тигезләп куябыз. Камыр бик сыек булмасын, куе каймак кебегрәк булды минем. Эремчекле пакетның почмагын кисеп алабыз да, камыр өстенә буй-буй итеп сыгып чыгарабыз. Аркылыга да сызып чыгабыз. Камыр өстенә шакмак ясап чыккан кебек була. Пешкәндә эремчекле өлеш әкренләп аска төшәчәк. 180 градуста 30-35 минут пешерәбез. Өстен эретелгән шоколад белән бизәп җибәрсәгез, пирожный кебек булачак.

Айгөл Мәҗитова,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading