Җәй җитсә, башлап язучы яшьләребез белән әдәби сәфәрләребез башлана инде безнең. Яшьләребез дигәндә, “Татмедиа” АҖ каршындагы «Яңа исем» иҗат лабораториясенә йөрүче каләмдәшләрне күзалдында тотам.
Алар ел дәвамында язу осталыкларын чарлый, остазлар белән шөгыльләнә. Бүген сүзем – Чистайга булган илһамлы сәяхәтебез турында.
Яуширмә – Исхакыйның бишеге
Безнең шундый инде – язучыларның кече ватанына кайтып, андагы энергетиканы тоемлап, суын эчеп, һавасын сулап кайту беренче урында. Нинди була икән ул дөнья күләмендә танылу алырлык шәхесләр үстергән бишек? Чистай дигәч тә, иң әүвәл күзалдына Гаяз Исхакый күзалдына килеп баса. Шуңа да беренче тукталышыбыз Яуширмәгә булачак.
Яуширмәнең мең еллык тарихы бар. Аны шушы төбәк тарихчысы, күренекле табибә Наилә Потеева үзенең китабында язып та чыга. Заманында биредә ханнарның ял итәр өчен утарлары – Алмыш (Җәгъфәр) ханның җәйге резиденциясе булган. Хәтта ислам динен биредә, Хан күле дигән урында кабул иткәннәр дигән версиясе дә бар. Шушы игелекле төбәктә 1878 елда дөньяга килә Гаяз Исхакый. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Авыл белән бәйләнеше менә шул: укымышлы гаилә һәм уңдырышлы туфраклы авыл табигате. Туган йорты инде сакланмаган, ә менә язучы кайтып йөргәләгән Сәйфетдин бай кибете бинасы әлегәчә сафта, 1985 елга кадәр кибет булып йөргәч, музей бинасы иткәннәр.
1998 ел булды микән, Чистайда узган «Сәләт» аланында укыта идем. Шунда Җәүдәт абый Сөләйман җитәкчелегендә балалар белән Яуширмәгә килеп, төзелеш барган музей бинасы тирәсен чистартырга ярдәм иттек: йомычкалар җыйдык, тирә-ягын төзелеш чүп-чарыннан чистарттык. Кара, нинди тәрбия чарасы булган! Әллә ни эш кырмадык бит. Ә шушы тарихи бинаны аякка бастыруда үз өлешебезне дә керттек дигән горурлык хисләре туды. Әле алай гына да түгел, Исхакыйның иҗатын кат-кат күңелдә яңарттык. Яшь каләмдәшләргә дә шуны сөйләгән булам. Янгыннан исән калган, инде баскан саен шыгырдап, ремонт сораган идән сайгаклары Исхакыйның рухын бүген дә саклый әле. З меңгә якын экспонат! Яшьләребез фотоларга шакката. Язучының инде мөһаҗирлектә төшкән сурәтләрен телефоннарына да төшереп алалар. Эшләпәле, бер кулында трость, икенчесендә каһвә... Кызы Сәгадәт белән Берлинда. Әнисе Камәрия абыстай фотосы да күңелгә уелып кала. Истанбулдагы кабереннән алып кайткан бер уч туфрак та тәэсирле. «Ул үзенең җәсәден, илләр тынычлангач, туган ягына кайтаруны васыять итеп калдырган», – дип искәртә проектның җитәкчесе, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Яуширмә төп белем бирү мәктәбендә дә якташлары турында мәгълүматлар шактый. Исхакый турында гына түгел, авыл тарихына бәйле фактлар, авылдаш яугирләр, бигрәк тә Бөек Ватан сугышында катнашкан Яуширмә кызлары язмышы, шагыйрә Флера Тарханова, сүз остасы Фәйзи Йосыпов һ.б. турында озаклап сөйли ала мөгаллимә Лилия Фәсхетдинова. Бүген мәктәптә өч дистәгә якын бала белем ала. Алар арасында Исхакый дәвамчылары булсын иде дигән теләктә, юлыбызны дәвам иттек.
Укытучылар йорты
Чистай үзәгендәге борынгы архитектура корылмалары, инде җиргә иңә башлаган йортлар үзенең элеккеге рухын саклап яши бирә. Бу аны бизи, туристларны һәм кунакларны үзенә җәлеп итә. Кичәге беренче һәм икенче гильдия сәүдәгәрләр, Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән башкала интелегенциясен дә очратырсың шикелле. «Укытучылар йорты» дип исемләнгән әдәби-мемориал музейның агач баскычларын күреп, аһ итәбез. Тезелешеп утырып фотога төшәбез. Гади генә бина түгел бу. 1864 елда бертуган Мезиннар тарафыннан төзелгән, подвалында булочная урнашкан, тәмле икмәкләрне кайнар шоколад белән тәкъдим иткәннәр. 19 нчы гасырда инде провизор Казимир Ковалевский даруханәсе бирегә урнаша, соңрак ир балалар өчен прогимназия класслары, ә инде 1921 елда Чистайның мәгариф хезмәткәре йорты була. Укытучы йорты атамасы менә шуннан калган да инде. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы язучылары союзы бүлекчәсе урнаша. Александр Фадеев, Борис Пастернак, Александр Твардовский һ.б. әдипләрне сыендырган әдәби-мәдәни үзәк буларак таныла. «Яңа исем» яшьләре белән шул чорда теплоходта кайтып төшкән зыялыларның киемнәре турында сөйләшеп алабыз. Эшләпә, брошь, ридикюль... Ә Чистайда сугыш китергән афәт. Ягарга утын, лампага керосин, ашарга икмәк белән бәрәңге юнәтсәң, тормышың көйләнгән төсле. Ләкин аларын ничек табарга? Чехов интеллегенциясе мондагы юклыкка аһ итә, халык исә аларның киенмешләренә аптырап карый. Болар хакында ишеткән егет-кызларыбыз үзара «Нигә без шулай киенмибез ул?» дип тә пышылдашып ала. Язучы кеше башкалар өчен эталон булырга тиеш бит, үз гамәлләреңә, киемеңә бик игътибарлы булырга кирәк, диешәләр. Рөстәм Галиуллин Чистайда шулай ук эвакуациядә булган язучы Лев Ошанинны искә ала: «Разил абый Вәлиевне ачлыктан коткарып калган кеше ул!» Моны ишеткәч, остазны уратып алалар, вакыйга турында тәфсилләбрәк сорашалар.
– Мәскәүдә Әдәбият институтында укыган елларында Разил абый акчасыз кала, студент бит, җитмәсә, гаиләсе бар, торыр урын белән дә мәшәкатьләрне хәл итәсе дигәндәй... Инде укуын ташлап, туган ягына кайтырга йөргән көннәрендә юлда очраша остаз белән шәкерт. Ошанин аның кыен хәлгә калуын белгәч, кесәсеннән шактый зур суммада акча чыгарып бирә. «Борчылма, баегач түләрсең», – ди. Разил абый үзе бу хакта зур хөрмәт белән сөйли торган иде. Менә нинди язучылар!
Борис Пастернак исә «Доктор Живаго» әсәрен Чистайда яза. Шунда ук әсәрнең прототибы – Чистай табибы Дмитрий Авдеев портреты. Остаз Ландыш Әбүдәрова яшьләр колагына әйтеп куя: «Әсәр герое булырдай кеше очрату – язучы өчен әйтеп бетергесез зур бәхет ул!»
Нурлы Камалия
Сүз башында Исхакыйның Чистай мәдрәсәсендә укуы турында искәрткән идем. Бүген бу бинаны танырлык түгел (төзекләндергәннәр һәм бу бик шәп факт!), «Камалия» ял итү һәм үсеш үзәгенә әйләнгән. Җәй дип тормый, балалар агыла. Без туры музей дип аталган бүлмәгә үттек. Һәм яңа мәгълүматларга баедык. Заманында бу бинаны салдырган Мөхәммәтзакир Камалов эшчәнлеге безнең өчен ачыш вә табыш булды. Ул үзе имам-хатыйп, хәзрәт, суфи, 2 нче гильдия сәүдәгәр, Идел буенда суфиларның Нәкышбәндия тәрикатенең башлыгы (Оренбург, Урал ягында – Зәйнулла Рәсүлев). Ярты гасыр янәшәдәге Нур мәчетендә имамлык иткән. Гаҗәп шәхес бит! Атилла Расихның «Ишан оныгы» әсәрен укырга кирәк диеште яшьләр, чөнки Камалов һәм аның нәсел дәвамчылары хакында мәгълүматлар аннан табарга мөмкин. «Туганнары белән бүген элемтә бармы?» дип тә кызыксындык «Камалия» үзәге директоры Радик Вафиннан. Мөхәммәтзакир хәзрәтнең Абдулла Акчуринга кияүгә чыккан Гөлсем исемле кызы нәсел дәвамчысы Наталья Леонидовна Чистайга кайтканы булган икән.
Тарихи Нур мәчетенә дә кердек, ул чыннан да нур чәчә кебек тоелды. Имамы – Мөхәммәт хәзрәт Кыямов шушы төбәкнең мөхтәсибе дә, казый вазифаларын да башкара. «Яңа исем» яшьләренә гыйбрәтле тоелган бер вакыйганы да бәян итте ул. Мәчеттә ремонт эшләре башлангач та, бер каршылыкка юлыга хәзрәт. Ишеген алмаштырырга кирәк, ул берничек тә дизайнга сыешмый, ә аны эшләгән карт останың һич кенә дә ризалыгы юк. Шуннан сабырлык күрсәтеп, аның чишелешен Аллаһтан сорый. Һәм шакката, яңа ишеккә Аллаһның исемнәреннән Хәмит һәм Вәли исемнәре уеп язылган ди. Ә останың исеме – Хәмит атлы була... Шуны күргәч, останың да күңеле була, Аллаһның дусты Хәмит дип укып, яңа ишек куярга ризалыгын бирә...
Чистай мөхтәсибәтенең ислам үзәгендә «Яңа исем» проекты остазлары Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллиннар әдәби марафонда катнашучы чистайлыларга дипломнар тапшырды. Бу да эзлекле – мәгърифәтле төбәктә язучылар гына түгел, китап укучылар да булып торсын инде ул. Үзәкнең ишегалдында безне сюрприз көтә иде: Бөтендөнья татар конгрессының җирле җитәкчесе, аксакал Фәрит ага Гәрәев мичтә коймак пешерә иде. Ул шулай, җомга саен үткән-сүткән һәркемгә ачык чырай һәм киң күңеллелек үрнәге күрсәтеп, коймак белән сыйлый икән...
Яшьләр белән Чулман ярында Җүкәтау шәһәрлеген дә күрдек. Җүкәтау легендаларын искә алдык. Яңа әсәрләргә күңелгә сыйган кадәр илһам тупладык. Юлда ук кызлар-егетләр белән җанга май булып ятарлык кызыклы детальләр табу турында килешкән идек. Кичен статуслар сөендерде, берәү дә буш кайтмаган…
Гөлүсә Закирова, «Яңа исем» проекты кураторы

.jpg)





.jpg)
Комментарийлар