16+

Телеңне йотарлык шашлык әзерләү серләре. Саклап куегыз!

Яз, җәй табигатьтә узган күңелле мизгелләре белән истә кала. Ә менә шашлык та тәмле булып истә калсын өчен, аны дөрес итеп маринадларга, пешерергә һәм ашарга да кирәк. Хәер, бу киңәшләр ел әйләнәсендә кирәк булырга мөмкин. Үзегезгә саклап куегыз!

Телеңне йотарлык шашлык әзерләү серләре. Саклап куегыз!

Яз, җәй табигатьтә узган күңелле мизгелләре белән истә кала. Ә менә шашлык та тәмле булып истә калсын өчен, аны дөрес итеп маринадларга, пешерергә һәм ашарга да кирәк. Хәер, бу киңәшләр ел әйләнәсендә кирәк булырга мөмкин. Үзегезгә саклап куегыз!

Шашлыкны теләсә нинди иттән ясап була. Шулай да ит сайлау буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез.
1. Әгәр сарык ите икән, түш яки бот өлешен сайлагыз. Аны тоз һәм борыч, суган белән маринадлау да җитә.
2. Сыер итенең нечкә яки юан өлешеннән пешерелгән шашлык тәмле була. 
3. Шашлык өчен уртача майлылыктагы терлек итен сайлагыз. Тавык туралган килеш тә сатыла, ләкин бөтен килеш алып, үзегез турап ясасагыз яхшырак. Маринадлау өчен иң яхшысы – каймак белән кефир.
4. Катырылган итнең бөтен кимчелекләрен дә күреп бетереп булмый, шуңа күрә аны базардан сатып алырга киңәш ителә. 

Шашлык өчен маринад рецептлары
Кивидан

1 кг иткә – 1 киви, 3 аш кашыгы үсемлек мае һәм борыч кирәк. 
Кивины чәнечке белән изеп, аңа борыч сибегез һәм май салыгыз да, ит белән болгатып, төнгә суыткычка куегыз.

Сарымсак һәм каймактан
1,5 кг иткә 350 гр каймак яки майонез, 7 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч кирәк.
Сарымсакны изеп, аңа каймак кушып, тоз-борыч сибеп, ит белән бергә болгатабыз. Суыткычта кимендә 8 сәгать тотабыз.
Каймак белән майонез урынына кефир яки әйрән дә ярый. 

Бал белән имбирдан 
1,5 кг тавык яки күркә итенә 100 гр бал, ярты мандарин, 200 мл цитрус согы, 5 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы тоз, 50 гр имбир тамыры
Имбирны угычта уабыз, бөтен ингредиентларны кушабыз. Ит өстенә агызып, суыткычта 2-3 сәгать тотабыз.

Соя соусыннан
1 кг тавык канатына 100 гр бал, 4 чәй кашыгы соя соусы, 5 тырнак сарымсак. Барысын бергә кушып, төнгә суыткычка куеп калдырыгыз.

Минераль судан
1 кг иткә 500 мл минераль су, ярты лимон, бер бәйләм петрушка, кинза һәм укроп.
Лимон согын сыгып, тәмләткечләрне вак итеп турап, минераль су кушыгыз. Ит өстенә маринадны агызып, 2-3 сәгать суыткычта тотыгыз.

Диетолог киңәшләре
Итне маринадлау өчен табигый продуктлар кулланыгыз. Майонез белән маринадланган ит бик калорияле була. Аш серкәсен дә чама белән өстәргә кирәк. Итне кара көйгәнче кыздырмагыз. Организмга кергән андый май һәм аксымнар чыкмый, шул сәбәпле тән тиресе тиз бозыла, картая. 
Кызган ит белән бергә күпләп яшелчәләр, яшел тәмләткечләр ашагыз. Итне күпләп ашау да зыянлы, ул төрле хроник авырулар китереп чыгара. Атнасына 2-3 тапкырдан да артык ашамагыз. Шашлыкны кетчуп белән ашарга яратучылар да сак булыгыз. Шикәргә бай соус артык калорияләр, дигән сүз. Шуңа күрә помидор һәм яшел тәмләткечләрдән ясалган соус күпкә тәмлерәк тә, файдалырак та булыр. 
Яллар вакытында су эчү турында да онытмагыз. Баллы соклардан һәм алкоголь эчемлекләрдән тыелып тору хәерле. 

Ир-егетләр колагына
Итнең тәменә учакның ничек яндырылуы да йогынты ясый. Әгәр учакка махсус сыекча ярдәмендә ут төртелә икән, бу шашлыкның тәме үзгәрүгә китерәчәк.
Учак тиз һәм җиңел янсын өчен, мангал төбенә ике юан утын агачы салыгыз. Аннары аралаштырып «өй» рәвешендә тезәсез, уртасына кәгазь, вак ботакларны салып яндырырга була. Һәр яктан һава өреп торганга, учак сүнмичә, тигез генә яначак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading