Шәһри Казан

Үтерә бу черкиләр!

Менә җәй дә җитте. Мондый күңелле көннәрдә бер дә өйдә утырасы килми. Шәһәр шау-шуыннан берничә генә көнгә булса да ял итеп алырга дип, күпләр авылга, табигатькә яки бакчага ашыга. Рәхәт тә соң инде табигатьтә. Тирә-яктагы яшеллеккә сокланып, күңелләр генә түгел, күзләр дә ял итә. Азга гына булса да, бөтен булган...

Реклама

Игътибар иткәнегез бармы икән, авылда күпме генә физик эш эшләсәң дә ардырмый, чөнки анда күңел ял итә. Шуңа да физик яктан арыганлык бөтенләй дә сизелми. Кыскасы, барысы да әйбәт, барысы да искиткеч. Җанга тигән черкиләре булмаса, дөнья тагын да түгәрәкләнер иде дә бит. Юк, алары бар шул.
Соңгы вакытта черкиләр тәмам азды. Кичке якта бакчага, ишегалдына чыгам димә, әледән-әле килеп тешләштергәләп, өеңә кире куып кертәләр. Беркөнне телевизордан Воронеж өлкәсен күрсәттеләр. Аларда черкиләр болыт булып очып йөри икән. Халык төтеннән дә, эссе кояш нурларыннан да курыкмаучы черкиләрдән кая качарга белми ди. Күпләрдә алардан аллергия дә башланган. «Тәрәзәдән карап тордым, бер машинага черки болыты ияргән иде. Алар хәтта дихлофостан да курыкмый», - ди Воронеж өлкәсендә яшәүче берәү. Бу хәлне белгечләр карлыгачлар һәм керәшәләрнең аз калуы белән аңлата. Зарарлы бөҗәкләр белән тукланучы бу кошлар кышын көньякка китә. Ә андагы көчле корылык аркасында безгә әйләнеп кайта алмыйлар, күпләп үләләр ди.
Ни өчен черкиләр нәкъ менә кешеләрнең канын суыра дигән сорау да тумый калмас. Бактың исә, кешеләрне черкиләрнең «иң яраткан ризыгы» дип әйтеп булмый икән. Алар күсе яки буйвол канын өстенрәк күрәләр, имеш. Әмма кеше дигәнең аларны яшәү урыннарыннан сөреп чыгарды. Шуңа да черкиләрнең бездән кала башка яраткан ризыклары калмаган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: