16+

Терсәк тиресе коры һәм кытыршы булуның сәбәбе нидә?

Кайвакыт тез тиресендә дә шундый хәл күзәтелә.

Терсәк тиресе коры һәм кытыршы булуның сәбәбе нидә?

Кайвакыт тез тиресендә дә шундый хәл күзәтелә.

Моны кешенең тән тиресен дөрес тәрбияләмәү, әйтик, пилинг ясамау, крем сөртмәү нәтиҗәсе дип кенә әйтеп булмый. Бу сәламәтлек белән проблемалар бар дигән сүз. Иң беренче чиратта эндокринологка барырга кирәк, чөнки терсәк тиресе кытыршылану калкансыман биз авырулары барлыгы турында кисәтергә мөмкин.

Гормоннар аз бүленеп чыгу аркасында матдәләр алмашы бозыла, тән тиресе өслеге дә начар яңара. Моңардан тыш йокыдан арып торсагыз, көне буе хәлсезлек сизсәгез дә, эндокринологка барып күренегез.

Табиб гормоннарга анализ бирдереп, проблеманы ачыкларга булышачак. Авитаминоз булганда да, терсәк тиресе корый. С, А, Е, РР, В төркеме витаминнары җитмәгәндә, тән тиресе кибә. Организмга майлы кислота җитмәсә дә, шул ук хәл. Кан анализы ярдәмендә кайсы витамин җитмәвен белеп булачак.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading