16+

Теш пастасы тешләрне генә түгел, үсемлекләрне дә саклый

Теш пастасында составында теш­ләрне бактерияләрдән саклый һәм агарта торган матдәләр бар.

Теш пастасында составында теш­ләрне бактерияләрдән саклый һәм агарта торган матдәләр бар.

Нәкъ менә шулар корткычларга каршы да көрәшә. Бигрәк тә натрий лаурилсульфаты. Бакчада куллану өчен теш пастасының иң арзанлысы да ярый.
Кәбестәнең күбәләк корты, борча коңгызы, үсемлек бетләренә каршы 50-70 гр теш пастасын 10 литр суга салып болгатыгыз һәм 2-3 сәгать тотканнан соң, яхшылап болгатып, кәбестә ябалакчыгы (совка капустная), ак күбәләккә (белянка) каршы сиптерегез.

Теш порошогы, төелгән кызыл борыч һәм тәмәке чүбен бертигез күләмдә кушып, кәбестә түтәлләренә сибеп чыгыгыз. Әлеге катнашманың тәэсире бер атнага җитәчәк.

Лайлачка (ялангач әкәм-төкәм, слизень) каршы төелгән кара борыч, горчица порошогы, йомырка кабыгы, вак чуерташны кушып, туфракка сибегез.
Фитофторага каршы тешне агарта торган теш пастасын кулланыгыз, чөнки аның составында фитофторозга каршы көрәшә ала торган көчле матдә бар. Бер зур тюбик пастаны 2 литр суга салып болгатасыз да 10 литрга җиткергәнче су кушасыз. Шуны кәбестәгә һәм туфракка сибәсез.

Теш пастасы бүлмә гөлләренә дә файдалы. Ул туфракның кислоталылыгын киметә, аны минераль матдәләргә һәм фторга баета. Моның өчен теш пастасының өчтән бер өлешен (агарта торганы булмасын) бер литр җылы суга салып болгатабыз да гөл төпләренә сибәбез. Бу эшләрне яз һәм җәй эшләргә кирәк. Әмма ачы туфракны ярата торган гөлләргә: азалия, гусмания, гардениягә бу катнашманы сибәргә кирәк түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading