16+

Татарстан Рәисенең киң күңеллелегеннән файдаланып калырга ашык

24 апреля 2025, 16:13
314
0
1
Уку өчен 3 минут

Җәмәгать оешмаларына грантлар оту мөмкинлеге бар.

Татарстан Рәисенең киң күңеллелегеннән файдаланып калырга ашык

Җәмәгать оешмаларына грантлар оту мөмкинлеге бар.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларына 2025 ел өчен конкурс башланды. Гаризаларны 31 майга кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.

– Конкурс инде 5 ел рәттән оештырыла. Быелгы грант фонды 158 миллион сумны тәшкил итә. Аның 88 миллион сумы – республика бюджетыннан, ә 70 миллион сумы Россия Президентының грантлар фондыннан. Заявканы әле 6 ай гына эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары да тапшыра ала. Грантлар 500 мең сумнан башлап 1 миллион сумга кадәр бирелә, – дип хәбәр итте “Социаль эшчәнлек юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге”нең башкарма директоры Светлана Салмина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Җәмәгать оешмалары мохтаҗ кешеләргә ярдәм, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, гаиләне саклау, ватанпәрвәрлек тәрбияләү кебек социаль эчтәлекле эшчәнлекләрен грант конкурсына тәкъдим итә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм эшчәнлеге дә грантка кертелде. Мәсәлән, автомәктәп махсус хәрби операциядә катнашып, имгәнү алган ир-егетләрне транспорт чарасын идарә итү хокукына бушлай укыта, автомобильне техник җиһазландыра икән, әлеге автомәктәп Татарстан Рәисе грантлары конкурсына үзен куя ала, – диде Светлана Салмина.

 Татарстан Рәисе грантлары конкурсында Россия төбәкләрендәге җәмәгать оешмалары да катнашырга хокуклы. Узган ел 14 төбәктән заявкалар кергән.

– Республикабыздагы югары уку йортларында чит илләрдән 22 мең студент белем ала. Җәмәгать оешмалары аларны рус теленә өйрәтү, безнең тормышка ияләшүгә ярдәм эшчәнлеге белән конкурста катнашырга мөмкин. Татарстан Рәисе җәмәгать оешмаларына теләктәшлек күрсәтә, форсаттан файдаланырга кирәк. Районнарның активрак катнашулары сорала, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

Россия География җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер:”Тәвәккәл булырга кирәк. Ике җәмәгать оешмасы уртак проект белән дә конкурста катнаша ала”, – дип, шулай ук активлыкка чакырды.

Светлана Салмина искәрткәнчә, грантларның тиешле максатларда кулланылышы тикшерелә. “Планлаштырылган эшләрен башкарып чыга алмаячакларын белгән яки эшчәнлекләрен туктаткан җәмәгать оешмалары 2022 елны грант акчаларын кире тапшырган иде. Мондый очраклар башка теркәлмәде, җәмәгать оешмалары грантларны үз эшчәнлекләрендә теләп файдалана”, – ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading