16+

Тиз әзерләнә торган тозлы кыяр

Шушы кыярлар янына ярып пешергән яшь бәрәңге дә куйсагыз, телегезне йотарсыз.

Тиз әзерләнә торган тозлы кыяр

Шушы кыярлар янына ярып пешергән яшь бәрәңге дә куйсагыз, телегезне йотарсыз.

Кирәк:

Сарымсак (3-4 тырнак)
Укроп,
Эре тоз,
Петрушка,
Кыяр 1 кг (яшь, саргаймаган һәм катмаган),
Керән, чия, карлыган, лавр яфрагы (болары булмаса да ярый).
Полиэтилен капчык.

Әзерләү тәртибе:
1. Кыярларны бераз салкын суда тотып алабыз (20-30 минут).
2. Очларын кисәбез.
3. Сарымсакны, яшел тәмләткечләрне яхшылап юабыз.
4. Капчыкка барлык тәмләткечләрне (укропны вак кына турап) салабыз, сарымсакны пресс аша үткәрәбез. Кыярларны капчыкка салабыз.
5. Полиэтилен капчыкны бәйлибез дә, кыярларны бераз селкеткәләп алабыз. Шулай иткәндә барлык тәмләткечләр сутын чыгара һәм тоз белән кушыла.
6. Капчыкны төнгелеккә суыткычка куябыз.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X