16+

Тәмле баклажан әзерләү ЫСУЛЫ

Бу ризыкны диңгезгә ялга баргач авыз иткән идем, шуннан соң гел пешерәм. Баклажанны озынчага турап, тоз сибеп әзрәк тоттым, соңыннан салкын суда чайкап саркыттым.

Тәмле баклажан әзерләү ЫСУЛЫ

Бу ризыкны диңгезгә ялга баргач авыз иткән идем, шуннан соң гел пешерәм. Баклажанны озынчага турап, тоз сибеп әзрәк тоттым, соңыннан салкын суда чайкап саркыттым.

Кишерне дә озынча итеп угычтан чыгардым. Ташкабак, болгар борычы, яшь бәрәңгене дә озынча итеп эре кисәкләргә бүлдем, суганны, итне токмачлап турадым.

Калын төпле тирән табага сыек май салып, ит белән суганнан кала һәр яшелчәне аерым-аерым әзрәк кыздырып алдым. Шуннан соң калган майга башта итне салып кыздыр­дым, әзрәк шикәр комы сибеп, шуңа суган өстәдем, аннары «Хмели-сунели» сиптем һәм яшелчәләрне өстәп болгаттым.

Өстен каплап, сүрән утта 15-20 минут чамасы пешердем. Сүндерер алдыннан сарымсак сытып салдым, тәменчә тоз сиптем һәм бер-ике минуттан сүндердем.

Резидә Фәйзуллина, Сарман

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading