16+

Тормышыңны 21 көн эчендә үзгәртеп була

Уилл Боуэн исемле дин әһеле, кешеләрне һәм аларның үз-үзләрен тотышын өйрәнгәннән соң, безнең ничек сөйләшүебезгә карап, уйларыбызны белеп була, ә алар, үз чиратында, хисләребезгә, тәртибебезгә тәэсир итә дигән нәтиҗәгә килгән.

Чынлыкта, ди ул, без - адәм балалары - гел зарланабыз, гайбәт сатабыз, кеше тәнкыйтьлибез икән. Уилл Боуэн фикеренчә, тормышыңны яхшы якка үзгәртәсең килсә, шәмәхә төсендәге гап-гади беләзек кияргә һәм алдагы 21 көндә зарланмыйча, гайбәт сатмыйча, беркем белән дә ачуланышмыйча яшәргә кирәк. Әгәр дә шул 21 көн эчендә онытылып, «тыелган» сүзләрне әйт­сәң, беләзекне икенче кулыңа киеп, 21 көнне кабат башларга кирәк. Беләзек кулыгызда өч атна буе торганчы дәвам итегез. Нәтиҗәсенә үзегез дә шаккатарсыз. Әлеге программа аша узган бөтен кешеләр дә үзләрен яхшы якка үзгәрткән, димәк, тормышлары да уңайланган. Ни өчен дигәндә, 21 көн буе сез тормыштагы, кешеләрдәге уңай якларны күрергә өйрәнәчәксез. Үз-үзегезне, телегез нәрсә сөйләгәнне контрольдә тота башлыйсыз. Шул рәвешле, гайбәт сөйләүне дә, зарлануны да туктатачаксыз. Сынап карагыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading