16+

Төрек ризыгы “Гювеч” рецепты

Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Эльмира Кәримовадан гювеч рецепты.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Эльмира Кәримовадан гювеч рецепты.

«Гювеч» төрек телендә утка чыдам керамик савытны аңлата. Ризык шуның хөрмәтенә аталгандыр да. Гювеч ит һәм яшелчәләрдән тора.  Ингредиентлар арасында исә, һичшиксез, баклажан булырга тиеш.
Кирәк була: 1 кг баклажан, 1 кг томат, 1 кг баллы болгар борычы, 700 гр сарык ите, берничә тырнак сарымсак, тәмләткечләр.
Керамик чүлмәк яки пыяла формага сыер мае сылыйбыз. Сарык итен турап, савытның төбенә түшәп чыгабыз. Аның өстенә вак итеп туралган сарымсак белән чистартып, эре итеп шакмаклап туралган борычны салабыз. Алар өстенә шакмаклап туралган баклажан белән помидорны куеп чыгабыз. Тоз, борыч сибәбез дә капкач белән ябып, газ мичендә 2-3 сәгать пешерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading