16+

Тәрәзә һәм суыткычтагы пластик саргайса нишләргә?!

Тәрәзә, суыткычлардагы пластик тора-бара сары төскә керә башлый. Әгәр дә полимерның үз структурасындагы үзгәреш түгел икән, аны чистартырга була.

Тәрәзә һәм суыткычтагы пластик саргайса нишләргә?!

Тәрәзә, суыткычлардагы пластик тора-бара сары төскә керә башлый. Әгәр дә полимерның үз структурасындагы үзгәреш түгел икән, аны чистартырга була.

Ул, гадәттә, тузан һәм май катламы җыелудан барлыкка килергә мөмкин. Иң элек кер сабыны яки савыт-саба юа торган сыеклык белән ышкып карагыз. Алай да бетмәсә, составында хлор булган сыеклыкны эшкә җигегез. Аны берничә сәгатькә яки төнгелеккә калдырсагыз да була.

Пластикны сода эремәсе белән дә чистарта аласыз. Бер литр суга бер аш кашыгы сода һәм бер аш кашыгы кер юа торган порошок салып эретегез. Шуны сарыланган урыннарга агызып, берничә сәгатькә калдырыгыз. Пластик материаллар өчен чыгарылган, составында спирт һәм ацетон булган сыеклыкны да кулланып карагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading