16+

Түтәлләрне киләсе елга ничек әзерләргә?

Август аенда күп кенә түтәлләр бушап кала. Киләсе елга соң өлгерә торган кәбестә, бәрәңге, кыяр, ташкабак үсәсе урынга 1 кг/м² исәбеннән органик ашлама кертеп калдырыгыз.

Түтәлләрне киләсе елга ничек әзерләргә?

Август аенда күп кенә түтәлләр бушап кала. Киләсе елга соң өлгерә торган кәбестә, бәрәңге, кыяр, ташкабак үсәсе урынга 1 кг/м² исәбеннән органик ашлама кертеп калдырыгыз.

Ул туфракны азот, фосфор, калий, марганец, бакыр белән баета. Туфракны йомшарта, физик үзлекләрен яхшырта.
Яшел тәмләткечләр, тамыразыклар, тиз өлгерә торган яшелчәләр үсәсе түтәлгә бурсыган (кызган) тирес яки өлгергән компост кертегез.
Җиңел, комлы туфракка елга яки күл юшкыны әйбәт. Ул туфракның структурасын яхшырта. 
Көл калий, кальций һәм микроэлементларга бай. Ачы туфракта ул известьлы материалларны алыштыра ала.
Фосфорлы һәм калийлы минераль ашламаларны сезон ахырында кертегез. Фосфорлы ашлама бигрәк тә бәрәңге, кәбестә, кыяр, кишер, кабак утыртыласы түтәл өчен мөһим. Фосфорлы онның тәэсире озкка бара, аны көз көне 100 м²га 20 кг исәбеннән кертегез.
Калий комлы һәм торфлы туфрак өчен зарур. 100 м²га 3 кг га кадәр калий тозы яки 2,4 кг га кадәр сульфат, йә булмаса калий хлориды кирәк. Хлорлы калийны да сезон ахырында кушалар. 
Ашлама керткәннән соң, җирне казып чыгыгыз. 
Бушаган бакчага тиз үсә һәм суыкка чыдам сидератлар, әйтик, гәрчич, клевер, фацелия, рапс утырту да нәтиҗә бирә, алар туфракның уңдырышлылыгын арттыра, микроорганизмнарга баета. Сидерат үскән җирдә дымлылык саклана, яңгыр суалчаннары үрчи, алар, үз чиратында, туфракның структурасын яхшырта. Кышка чыдам сидератлар, әйтик, уҗым культураларын язга кадәр калдырыгыз.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading