16+

Тычканнардан котылу чаралары

Тычканнарны сыра шешәсе куркыта

Тычканнардан котылу чаралары

Тычканнарны сыра шешәсе куркыта

0,5 яки 0,7 литрлы пыяла шешә алып, аның эченә әз генә чистартылмаган үсемлек мае (2-3 аш кашыгы) салабыз да башын бармак яки салфетка белән каплап яхшылап селкетәбез. Шешә эченә сыр яки казылык кисәге салсагыз да була. Сыра шешәсе исенә дә алданып килә алар. Бу очракта сырадан бушаган шешәне юарга кирәкми. Шешәне бер башы күтәрелеп торырлык итеп куябыз, авызы тирәсенә баскыч сыман әйбер дә куярга онытмагыз. Тычканнар шешә исенә алданып, шунда керә дә чыга алмый.

Даруханәдә сатыла торган борыч бөтнеге (мята перечная) мае да булыша. Чүпрәк кисәген шул майга манып аласың да тычкан йөри торган урыннарга куясың. Коры горчица да сыналган алым. Аны сай тәлинкәгә яки картонга куеп, шулай ук тычкан йөргән урынга куегыз. Тычканнар аларның исенә килмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading