16+

Укроплы соус

Бу соус ярты елга кадәр суыткычта саклана ала. Ит, балык, яшелчә ризыклары белән ашарга тәмле. Ашка да салырга була.

Укроплы соус

Бу соус ярты елга кадәр суыткычта саклана ала. Ит, балык, яшелчә ризыклары белән ашарга тәмле. Ашка да салырга була.

Безгә 200 гр укроп, 75 мл үсемлек мае (1 аш кашыгы банканың иң өстенә салырга), 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы лимон согы, 0,5 чәй кашыгы лимон кабыгы, бер зур баш сарымсак кирәк була.

Укропны ваклап турыйбыз. Сарымсак, лимон кабыгын блендерда изәбез. Укроп белән кушып, тоз, лимон согы, үсемлек мае өстәп, яхшылап болгатабыз. 300 гр банкага тутырып куябыз, үсемлек сыек мае агызабыз.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading