16+

Утынны ничек сайларга?

Әгәр дә мичне дөрес яксагыз һәм утынны сайлый белсәгез, җылылыкны 15-20 процентка кадәр экономияләргә мөмкин. Утынның кыш көне киселгәне әйбәтрәк. Яз айларында, агачта яшәрү процессы башланып, соклары “йөри” башлагач киселгән агач озаграк кибәчәк.

Утынны ничек сайларга?

Әгәр дә мичне дөрес яксагыз һәм утынны сайлый белсәгез, җылылыкны 15-20 процентка кадәр экономияләргә мөмкин. Утынның кыш көне киселгәне әйбәтрәк. Яз айларында, агачта яшәрү процессы башланып, соклары “йөри” башлагач киселгән агач озаграк кибәчәк.

Ылыслы агачлар корымны күбрәк чыгара. Мунчаларда торбалар, гадәттә туры була һәм аларны корымнан чистарту күп көч сорамый. Ә менә өйдәге мичләрнең борылмалы торбаларын чистартканда кыенрак. Шуңа да камин, өй мичләре өчен ылыслы агач утыны сайламаска киңәш ителә. Өстәвенә, ылыслы агач бүлеп чыгара торган сумала да өйдә ис чыгаруы бар.

Нарат утыны җылылыкны күп чыгара, мичтә “чатнап” яна. Шуңа да мич тирәсенә очкын төшмәсен дип, карап торырга кирәк. Ә менә чыршы утынында сумала азрак. Ул бик күп төтен чыгара. Шуңа да чыршы утынын кулланырга киңәш ителми.

Тупыл тиз янып бетә һәм бик күп җылылык чыгармый. Тупыл утыны өйдәге мичләргә бара, әмма мунча өчен әйбәт вариант түгел.
Каен утыны күбрәк энергия бүлеп чыгара. Мондый утын кулланганда мич эчендә кислород кирәкле күләмдә булырга тиеш. Артык тыгызлап тутырылган каен утынының җылысы торбага гына чыгып бетәчәк. Каен утыны җылылык кына биреп калмыйча, һаваны дезинфекцияләргә дә сәләтле. Бигрәк тә салкын тигәндә, тын юлларына зыян килгәндә ярдәм итәчәк. Шуны онытмагыз: каен утынын ике-өч елда кулланып бетерергә кирәк. Озаграк торса, аның сыйфаты начарая һәм кирәкле җылы бүлеп чыгармаячак.

Усак тиз яна, аңардан күмер төшми. Шуңа да утынны гел өстәп торырга туры киләчәк.
Корычагач тыгыз структуралы булганга, ярырга авыррак. Ләкин аны киптермичә дә яга аласыз. Корычагач кипмәсә дә җылылыкны яхшы бирәчәк.
Алмагач утыны тиз ярыла, яхшы яна, җылылыкны күп чыгара. Аның исе дә тәмле чыга.

Утыннар рейтингында иң беренче урында имәндер, мөгаен. Ул тыгыз, нык, озак яна, әмма бәясе кыйммәт. Утын өчен урта яшьләрдәге агачны сайларга киңәш ителә. Имән утынын ачык каминнар өчен еш кулланалар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading