16+

Утыртырга соңлама: сарымсакны вакытында утырту – мул уңышка нигез салуның бер баскычы

Аның файдалы үзлекләре турында Әбүгалисина заманында ук белгәннәр. Бүген сарымсак утырту һәм үстерү тәҗрибәм белән уртаклашам.

Утыртырга соңлама: сарымсакны вакытында утырту – мул уңышка нигез салуның бер баскычы

Аның файдалы үзлекләре турында Әбүгалисина заманында ук белгәннәр. Бүген сарымсак утырту һәм үстерү тәҗрибәм белән уртаклашам.

Файдасын күрегез

Табиблар сарымсак белән кешеләрне уңышлы дәвалаган, күптөрле чирләрдән савыктыруга ирешкән. Сарымсакның шифасы составындагы углеводларга, аксымга, аминокислоталарга, аеруча аскорбин кислотасына, В, D, Р витаминнарына, йод, фосфор, кальций, калий, бакыр, күкерт, титан кебек микроэлементларга, эфир майларына бай булуга бәйле.

Сарымсакка үзенчәлекле әчкелтем тәм һәм ис бирүче аллицин матдәсе чир тудыручы микробларны, зарарлы бактерияләрне үтерергә сәләтле. Аны бактероцид сыйфатларга ия бер дигән табигый дару дияргә була. Көн саен бер тырнак сакрымсакны чи килеш ашап кую да авыз эчендәге микрофлораны сау-сәламәт тотарга булыша.

Табын күрке
Уңган хуҗабикәләр сарымсакны туклыклы беренче, икенче ашлар, витаминлы салатлар әзерләгәндә, кышка гөмбә, кыяр, помидор маринадлаганда-тозлаганда яратып куллана. Ул яшелчәләрне бозылудан саклый, ризыкка үзенчәлекле тәм кертә. Аның яшь кыяклары, угы, сабаклары, өлгереп җиткән башы кулинариядә, фармакологиядә, косметологиядә киң кулланыла.

Кайчан утыртырга?
Сарымсакның язгы һәм кышкы, уксыз һәм уклы төрләре бар. Шул үзенчәлегеннән чыгып, утырту вакыты да билгеләнә. Аның уксызын – иртә язда, ә кышкы төрен безнең зонада сентябрьнең соңгы, октябрьнең беренче ункөнлегендә утырталар. Чын салкыннар башланганчы – ай ярым вакыт эчендә сарымсак тешчекләре тамыр җибәреп өлгерерлек, әмма тишелеп чыкмаслык ара калсын. “Һава бүлбечекләре” тешчекләргә карганда ике атнага иртәрәк утыртала.

Урын сайлыйк
Сарымсак утыртыласы җирнең уңдырышлы, кояшлы урында булуы мөһим. Җәй көне кыяр, кабак үскән, яхшылап ашланган, ачы булмаган туфракта ул мул уңыш бирәчәк. Сарымсак сазлыклы, су җыелып торган, кирәгеннән артык дымлы туфракта черергә мөмкин. Сарымсак утыртыласы түтәлнең һәр квадрат метрына берәр чиләк черемә кертеп казып чыгу, аннан соң туфракның 10-12 см тирәнлектәге өске катламына берәр стакан көл һәм известь оны, 1 аш кашыгы суперфосфат, 1 чәй калагы кадәр калий сульфаты сибеп, әлеге ашламаларны тырма ярдәмендә җир белән аралаштыру зарури. Түтәлләрнең биеклеге 18-25 см, киңлеге 1 метр булса уңайлы. Үсемлекләр иртәдән кичкә чаклы яктылык һәм җылылык белән тигез тәэмин ителсен өчен, түтәл төньяктан көньякка таба сузылса отышлы. Рәтләр арасы 20- 25, ә үсентеләр арасы кимендә 8-10 см булырга тиеш.

Утырту алдыннан
Аргамактан ат туа, кандаладан бет туа, диелә халык әйтемендә. Шуңа да, суганчаларның сау-сәламәтләрен, дөрес формалашканын, баштагы тешләре саны 5-6дан ким булмаганын сайлау мөһим. Утырту материалың көчле, чирсез, кимчелексез булса, карап үстергәндә технологияне дөрес саклаганда, киләсе елда мул уңышка исәп тотарга була.

Шәхсән үзем сарымсак уңышын казып алганда ук, чәчүлек материал өчен иң зур башларны аерып алам, сабакларын, тамырларын кисмичә, юмыйча, аларны көлтәләп бәйләп, киптерергә элеп куям. Утырту алдыннан сарымсак башларыннан тырнакларын берәмтекләп аралап алып, сыйфатын янәдән күздән кичерәм. Түтәлләрем әзерләнеп беткәч, сарымсак тешчекләрен ярты сәгатькә куе марганцовкалы суга салып торып, бүлбеләрне зарарсызландырам. Сарымсакны бакча җиләге арасындагы ачык урыннарга утыртканда, түтәлдәге туфракка очлы таяк белән тишек ясап, әлеге уемга учлап черемә, бер бал кашыгы көл салып, бүлбене шуңа утыртучылар бар.

Иң отышлы тирәнлек
Сарымсакны нинди тирәнлектә утырту отышлы дигән сорау туа. Бик тирән утыртсак, ул соңарып тишеләчәк, башы зур үсмәячәк, ә сай утыртсак, тиз арада тишелеп чыгып, нәни үсентеләрнең өшүе ихтимал. Минемчә, иң отышлы вариант – тешләрне 6-8 сантиметрлы буразначыкка тамыр ягынаска калдырып, кабыргаларын төньякка каратып, вертикаль рәвештә тезеп утырту. Сарымсак очыннан туфрак өслегенә чаклы 5-6 см ара калдырып күмдерү отышлы. Үскән вакытта көчлесе көчсезрәген “кыерсытмасын” өчен, тешчекләрнең эрерәкләрен бер тирәгә, вагракларын икенче урынга урнаштыру кулай.

Сарымсак бүлбеләре исән-имин кышласын өчен, октябрь азагы – ноябрь башында, сарымсак утыртылган түтәлләрнең өстен 2-3 см калынлыкта торф яки черемә белән мүлчәлибез. Әлеге максаттан коелган коры яфраклар таратып, очып китмәсеннәр өчен, чыбык-чабык таратучылар бар. Шәхсән үзем куе яфраклы топинамбур сабакларын киптереп җыеп барам, салкыннар башлану алдыннан җиләклекне, суган, сарымсак түтәлләрен шуның белән каплап чыгам. Табигый “юрганны” иртә язда җыеп алу авыр түгел. Көздән утыртып калдырган суган-сарымсагымның, бакча җиләгемнең моңарчы өшегәне булмады.

Язны көтәбез
Сарымсак апрель уртасында ук үк баш калкыта башлый, кырауларга бирешми. Иртә язда өстендәге япмасын ачкач, түтәлне тырмалап, арасына 1 квадрат метрга 1 кашык исәбеннән мочевина һәм 2 кашык сыек “Эффектон О” ашламасын бер чиләк суга болгатып сибеп җибәрсәк, сарымсагыбыз тиз арада тернәкләнеп китәр.
Сарымсакны атнага бер мәртәбә мул итеп (1 квадрат метрга 1,5 чиләк исәбеннән) сугарабыз. Шәхсән үзем аны икенче мәртәбә июнь уртасында «Агрикола для лука и чеснока» белән ашлыйм. Шәп итеп сугарганнан соң, бер чиләк суга 1 кап (50 грамм) порошок эретеп, түтәлне яхшылап чылатырлык итеп (1 квадрат метрга 3 литр чамасы) сибәм.

Соңгы ашлау июль башына туры килә. 1 чиләк суда 2 кашык суперфосфат һәм 1 аш кашыгы “Агрикола Вегетта” эретәбез, ул сыеклык 2,5 квадрат метрны сугарырга җитә. Июньнең егермеләрендә кышкы сарымсакның укларын сындырып алу (суырып чыгара күрмәгез!) мәҗбүри, юкса рәтле- юньле уңышка исәп тотып булмый. Гадәттә, түтәлдәге берничәсен махсус рәвештә сындырмый калдырам. Июль азагы – август башында, бүлбеләре өлгереп җитәр алдыннан, уклар башларын югары күтәргәч, аларны төреп алган элпәләре ярылып киткәч, бакчадагы сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга вакыт дигән сүз. Гадәттә, бу вакытта аның аскы кыяклары саргая. Соңларга ярамый, зур башлары ярылып, тешчекләре җиргә тарала башларга, уңышыбыз әрәм булырга мөмкин.
“Һава бүлбечекләре” – бик яхшы, сау-сәламәт утырту материалы икәнен онытмыйк. Беренче елда алар бер тырнаклы түгәрәк тешчә үстерсә, тагын бер елдан соң тулыканлы, чирсез зур баш формалаштырачак. Уңышны казып алырга ике атна кала су сибүдән туктыйбыз.

Сортлар һәм саклау
Кышкы сарымсакны 0..+1 градуста саклау отышлы санала. Андый мөмкинлек булмаса, үремгә үреп, йә сабагын кисеп, тамырын газда көйдереп, тозга яки онга күмеп, бүлмәдәге иң салкынча коры урынга кышка саклауга куябыз.

Аның Грибовский-60 сорты 5-12 тешле, авырлыгы 60-100 граммлы башлар формалаштыра, ә Грибовский юбилейный сорты бик ачы, яхшы сыйфатлы санала, тешләренең саны 5-11гә җитә. Комсомолец сорты эре булуы өстенә бактериаль чергә бирешми, Полет сортының тешләре 5-6 дан артмый, эрелеге уртача булса да, үзе тыгыз, тәмле, кышын аеруча яхшы саклана. Галим селекционерларның иҗат җимеше булган Белорусский, Отрадненский, Сибирьский-1, Широколистный-220 сортларын да безнең табигый шартларда яратып үстерүчеләр очрый.

Уксыз сарымсак
Уксыз язгы сарымсак үстерү мәшәкатьсезрәк. Туфрагы кышкы сарымсакныкы кебек итеп әзерләнә һәм шул рәвешле ашлана. Аны 20-25 апрельдә 2-3 см тирәнлеккә утыртабыз. Бүлбеләр тиз тамырлансын өчен, түтәлгә “Корнерост” эремәсе сибү отышлы. Карап үстерү технологиясе кышкысыннан әлләни аерылмый. Уңышы август азагы – сентябрь башына өлгереп җитә. Язгы сарымсакның башы ваграк, әмма тешчекләренең саны икеләтә күбрәк була. Өстенлеге шунда – ул бик әйбәт саклана.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading