16+

Уяна алмасаң...

Иртән йокыдан уяну мең бәла инде. Яз башында бигрәк тә, чөнки бу чорда, гадәттә, организм витаминнарга мохтаҗ. Әмма йокы туймады дип иркәләнеп ятып булмый - эшкә барырга кирәк. Иртәне матур һәм күңелле башлар өчен нишләргә соң? Будильник кирәк түгел! Йокыдан уяну өчен будильник түгел, ә берәр күңелегезгә ошаган көй куегыз....

Уяна алмасаң...

Иртән йокыдан уяну мең бәла инде. Яз башында бигрәк тә, чөнки бу чорда, гадәттә, организм витаминнарга мохтаҗ. Әмма йокы туймады дип иркәләнеп ятып булмый - эшкә барырга кирәк. Иртәне матур һәм күңелле башлар өчен нишләргә соң? Будильник кирәк түгел! Йокыдан уяну өчен будильник түгел, ә берәр күңелегезгә ошаган көй куегыз....

Иртән йокыдан уяну мең бәла инде. Яз башында бигрәк тә, чөнки бу чорда, гадәттә, организм витаминнарга мохтаҗ. Әмма йокы туймады дип иркәләнеп ятып булмый - эшкә барырга кирәк. Иртәне матур һәм күңелле башлар өчен нишләргә соң?
Будильник кирәк түгел!
Йокыдан уяну өчен будильник түгел, ә берәр күңелегезгә ошаган көй куегыз. Аны гадәттәге вакыттан 15-20 минутка алгарак күчерү хәерле. Күзне ачуга, тәмле итеп киерелеп алыгыз. Яткан килеш аяк-кулларыгыз белән төрле хәрәкәтләр ясагыз.
Инде торып, тизрәк утны кабызыгыз. Иртәнге кояш әле чыгып бетмәгән, ә сезнең инде иртәгез якты булырга тиеш. Яктылык җитмәгән очракта кайберәүләрдә депрессия дә башланырга мөмкин, дип кисәтә табиблар.
Гимнастика ясарга иренмә
Аннары гимнастика ясау да комачау итмәс иде. Берничә минут кына булса да, иренмичә, җиңелчә физик күнегүләр ясагыз. Инде хәзер ванна бүлмәсенә дә барырга була. Контраст душ кабул итәргә өйрәнегез, ул сезне тагын да ныграк уятып җибәрәчәк. Хәзер кибетләрдә махсус чәнечкеле келәм сатыла. Аңа теш чистарткан арада яланаяк басып таптанып торырга мөмкин. Бу уянырга гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы.
Тәмле булсын!
Мөмкинчелек булса, яңа гына сыгылган әфлисун согын эчегез. Иртәнге аш өчен тәлинкә һәм чынаякларның кызыл, яшел һәм сары төстәгеләрен сайлагыз. Алар күзне дә иркәли, кәефне дә күтәрә. Лимонлы чәй яки кардамон салып кайнаткан каһвәнең хуш исе дә уятып җибәрер. Иртән пешерелгән боткагызга күрәгә яки йөзем салыгыз.
Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, эшкә чыгып китәр алдыннан инде тәмам уянып, үзегездә яңа көч-энергия сизеп, кәефегез күтәрелгәненә дә игътибар итми калмассыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading