16+

Вакытым юк!

Әлеге сүзләрне без бик еш кабатлыйбыз. Шул сүзләр белән аклана-аклана, үзебезгә нинди дә булса вазифа алудан качабыз, кирәкле мөһим эшләрне икенче вакытка күчереп барабыз. Чынлыкта исә «минем вакытым юк» фразасы ул барыбызга да уңайлы булган чираттагы гаепсез бер сәбәп кенә. Ансат бит, әйттең дә куйдың - үзеңне дә яклап калдың,...

Вакытым юк!

Әлеге сүзләрне без бик еш кабатлыйбыз. Шул сүзләр белән аклана-аклана, үзебезгә нинди дә булса вазифа алудан качабыз, кирәкле мөһим эшләрне икенче вакытка күчереп барабыз. Чынлыкта исә «минем вакытым юк» фразасы ул барыбызга да уңайлы булган чираттагы гаепсез бер сәбәп кенә. Ансат бит, әйттең дә куйдың - үзеңне дә яклап калдың,...

Әлеге сүзләрне без бик еш кабатлыйбыз. Шул сүзләр белән аклана-аклана, үзебезгә нинди дә булса вазифа алудан качабыз, кирәкле мөһим эшләрне икенче вакытка күчереп барабыз. Чынлыкта исә «минем вакытым юк» фразасы ул барыбызга да уңайлы булган чираттагы гаепсез бер сәбәп кенә. Ансат бит, әйттең дә куйдың - үзеңне дә яклап калдың, проблема да булдырмадың. Кайберәүләр исә үзләренең «бернәрсә эшләмәүчелек» белән шөгыльләнгәннәрен үзләре дә аңламый. Сүзебезнең хаклыгына ышаныр өчен, шушы унбер пунктны карап чыгу да җитә.
1. Күп вакытыгызны мәгънәсез эшләргә багышлыйсыз. Әйтик, видеоуеннар, реалити-шоу, интернетта серфинг. Кирәгеннән күп ашау, күп эчү дә керә моңа. Исемлекне алга таба да дәвам итеп булыр иде... Бер генә мизгелгә булса да туктап уйланыгыз әле. Вакытыгызның күп өлешен нәрсәгә сарыф итәсез? Ул Сезгә файда китерәме? Тормышыгызны алга алып барамы? Бәхетле киләчәк өчен нигез булып торамы? Юк икән, димәк, үзгәрә башларга вакыт.
2. Кирәгеннән артык зарланасыз. Эшегездән, хуҗагыздан, хезмәт хакыннан, күршеләрегездән, тормыш иптәшегездән зарланасыз. Сезнең бөтен эшегез зарлануда, шуның белән үзегезгә тискәре энергия генә туплыйсыз. Ә ул тормышыгызны берничек тә үзгәртә алмый. Димәк, уйларыгызны үзгәртергә вакыт.
3. «Баш миегезне ашатмыйсыз!» Шәхес буларак үсүне дәвам итмәсәгез, беркая да агып китә алмый һәм төбендә кирәксез әйберләр җыелып ята торган буа кебек бер урында таптаначаксыз. Баш миегезне активлыкта тотмасагыз, яңа белемнәр туплауны дәвам итмәсәгез, Сезнең белән дә шулай булачак.
4. Үзегезне яраткан эшегезгә багышламыйсыз. Күңелегезгә яткан берәр шөгыль, хобби тапсагыз, үзегезне икенче яктан ачарсыз.
5. Киләчәгегезне планлаштырмыйсыз. Бүгенге көн, хәзерге мизгел белән яшәү дә яхшы нәрсә билгеле. Тик алга планнар кормыйча да яшәп булмый. Бер максатыгыз да булмаса, диңгез уртасындагы дулкыннар йомычка кебек бер ярдан икенче ярга йөрткән көймә кебек, тегендә-монда бәргәләнеп, гомерегезне бушка уздырачаксыз. Навигатор кирәкле урынга алып барган сыман, Сезгә, дөрес юлдан йөрү өчен, эчке GPS кирәк.
6. Вакытыгызны Сезгә үсәргә булышлык итмәүче кешеләргә әрәм итәсез. Көн үтсенгә йөрүчеләр белән аралашып, үзегез дә алар хәленә төшәчәксез. Аларны энергияне суырып алучы вампирлар белән чагыштырырга була.
7. Телефоныгызга бәйлелектә яшисез. Якыннарыгызга багышлыйсы, үз тормышыгызны көйлисе вакытны Сез аңа сарыф итәсез.
8. Акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә әрәм итәсез. «Телим» белән «кирәк» арасында аерма зур. Кредитларын түлисе урынга, акчаларын, «миңа кирәк» дигән принцип белән, иң кыйммәтле гаджетларга тотучылар да күп арабызда. Чынлыкта исә безгә чынлап та кирәк булган нәрсәләр бик аз. Су, ризык, торак, мәхәббәт - аларның кайберләре. Калганнары - бонуслар гына. Акчагызны нәрсәгә сарыф итүегезне күз алдыннан үткәреп алыгыз әле, бәлки анда чынлап та үзгәрешләр кертергә кирәктер.
9. Кирәгенчә йокламыйсыз. Сәламәтлек өчен йокы бик кирәкле нәрсә. Әмма, ни кызганыч, күбебез аны иртәнгә кадәр интернетта уеннар уйнауга, мәгънәсез аралашуларга алыштыра.
10. Тәнегез турында кайгыртмыйсыз. Сәламәтлек өчен йокы гына түгел, туклану һәм физик күнегүләр дә мөһим.
11. Үзегезгә ошамаган тормыш белән яшисез. Уңыш ул бәхет белән үлчәнә. Сез бәхетлеме? Юк икән, тормышыгызны үзгәртә башлагыз.
Үзегездән канәгать булу гына да тулы тормыш белән яши башлавыгыз турында сөйли. Ә моның өчен югарыда атап кителгәннәрне гамәлгә ашыра башларга кирәк. Сез эшләргә тиешле беренче үзгәреш ул - мин моны башкара алмыйм дигән уйдан котылу, үз көчеңә ышану. Фикер йөртүегезне үзгәртсәгез, тормышыгыз да үзгәрер. Тормыш ул кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading