Шәһри Казан

Варикоздан ничек сакланырга?

Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана. Табиблар исә моны нәсел­дән­лек белән бәйләп карый.

Реклама

Әлеге авыру кан тамырлары клапаны җиткелекле булмавыннан барлыкка ки­лә. Алар, белгәнегезчә, кан хәрәкәтен һәм кан тамырлары эчендәге басымны җайга салып тора. Варикоз барлыкка килү куркынычы бигрәк тә йөкле хатын-кызларда күзәтелә. Шуңа да табиблар йөклелекнең соңгы айларында варикозга каршы оеклар кияргә тәкъ­дим итә. Озак вакыт аяк өстендә басып торырга туры килгән һөнәр ияләре - чәчтарашларда, укытучыларда, сатучыларда, станок артында басып эшләүче­ләрдә дә бу авыру еш кү­зәтелә.
Авыруны булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Аякларны кысып тора торган киемнәр кимәгез. Мондый кием эре кан тамырларын кыса, кан агышын начарайта, нәтиҗәдә, йө­рәк-кан системасы эшчән­леге бозыла. Мөмкинлек булса, үкчәсе биек һәм тә­бәнәк булган аяк киемен көне буена алыштырып торыгыз.
Табиблар автомагнат Генри Фордның тормыш принцибын да истә тотарга куша. Ул озын гомерле була һәм олы яшькә җиткәндә дә физик формасын яхшы саклый. Моның серен сорагач, Форд: «Мин утырып торырга мөмкинлек булганда беркайчан да басып тормадым, басып торырга мөмкинлек булганда, беркайчан да утырып тормадым», - дип җавап биргән.
Кан тамырлары өчен махсус диета саклау да ярдәм итми калмас. Менюгызга яфраклы яшелчәләр, бүрттерелгән орлыклар, табигый үсемлек майлары һәм чикләвекләр кертегез. Кыскача гына әйткәндә, кан тамырларын С һәм Е витаминына бай продуктлар ныгытырга сәләтле, әйтик, борчак, яшел суган, ясмык, бавыр, күкәй сарысы, авокадо. Сыеклыкны көненә ике литрдан да азрак эчмәгез.
Варикоз булганда йөзү дә файдалы. Атнасына ике-өч сәгать йөзү аякларыгызны да сәламәт итә, фигурагызны да матурлата.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: