16+

1 квадрат метрдан 3 килограмм уңыш: вигна кадерен беләбезме?

Аны сыер борчагы дип атасалар да, вигна – туклыклы мал азыгы гына түгел, кешеләр өчен дә бик файдалы, зур уңыш бирә торган ногыт борчагы ул. 1 квадрат метрдан 3 килограмм уңыш җыеп алып булуы үзе ни тора!

1 квадрат метрдан 3 килограмм уңыш: вигна кадерен беләбезме?

Аны сыер борчагы дип атасалар да, вигна – туклыклы мал азыгы гына түгел, кешеләр өчен дә бик файдалы, зур уңыш бирә торган ногыт борчагы ул. 1 квадрат метрдан 3 килограмм уңыш җыеп алып булуы үзе ни тора!

Көньяк кунагы салкыннан курыкканга күрә, аны түтәлгә җир тәмам җылынып җиткәч кенә чәчәбез. Шпалерга үрмәләтеп үстерәбез, баудан үрмәләтсәк, янсабакларын төп сабагына урап барырга туры килә. Сирәкләгән вакытта кисеп алган яшь сабакларын ташламыйбыз, салатларга кушабыз.

Вигна талымсыз, теләсә нинди туфракта уңыш бирә ала. Спаржалы төрләренең 90 сантиметрдан алып 1 метрга җитүче кузаклары эчендә, сортына бәйле рәвештә, ак, кара, яшел, кызыл, алсу, чуар, коңгырт төстәге борчаклары тезелешеп киткән. Аларны өлгерер-өлгермәс чагында сайлап җыеп ала барып, беренче-икенче ашлар, салатлар әзерләгәндә яратып кулланабыз. Аны томалап пешерергә, катырып куярга, маринадларга була. Тулысынча өлгергәннәрен орлыкка калдырабыз. Әгәр теплицага чәчсәк, октябрьгә чаклы кинәнеп уңыш биреп утырачак.

Температура +10 градуска төшсә, ачык грунтта үсүдән туктый. Аның иртә өлгерешле Каспийская заря, Фуэте (тишелеп чыккач, 45-50 көндә өлгерә), Жемчужина Каспия, Кудесница, Дачница, Факир, Глория, Графиня, Рябиновые бусы сортлары (55-60 көндә өлгерә) Россия климатына яраклаштырылган. Су һәм һаваны яхшы үткәрүчән йомшак көпшәк туфракта әйбәт үсә.

Үсемлекләр бер-берсеннән кояшны томаламасын өчен, шпалер буенча бер рәт итеп утыртырга була. 1 квадрат метрда 3-4 үсемлек кинәнеп үсә. Туфракны өеп, калкулыклар ясап утыртырга киңәш итәләр. Безнең көйсез климат шартларына тизрәк җайлашсыннар өчен, чәчүлек орлыгын чылатып, төнгә суыткычка куеп, көндез җылы урында тотып, атна дәвамында чыныктырып утыртучылар бар. Биостимулятор эремәсендә тотып, аның тишелешен яхшыртырга, тизләтергә була. Вигна утыртыласы түтәлгә чәчүгә керешкәнче комплекслы минераль ашлама кертәбез. Сезонга берничә мәртәбә аз концентрацияле ашлама белән тукландырабыз. Лианасы 2-2,5 метрга җитә, чәчәкләре, кузаклары бик күп була, кисеп алганнары урынына яңалары үсә.

Вигна корылыкка чыдам. Атнага бер мәртәбә әйбәтләп сугару җитә. 1 квадрат метрга 30 литр су сибәргә киңәш итәләр. Вигна тамырлары, башка борчакларныкы сыман, туфракның составын азотка баета, көпшәкләндереп, уңдырышлылыгын арттыра.

Вигнаның файдалы үзлекләре исең китәрлек. Анда крахмал – 48-50%, аксым – 24-28% хәтта балыкныкыннан да күбрәк. 100 г ногытта 40 мг С витамины булуы үзе үк могҗизага тиң. Орлыкларында мае бик аз, шунлыктан башка борчакларга караганда тизрәк пешә, ашказанында җиңелрәк эшкәртелә. Вигнаның яфраклары, кузаклары, сабаклары маллар өчен бик файдалы, туклыклы азык. Авылда аларны терлекләргә ашатырга була. Ә дачада үсемлек калдыкларын компостка, җылы түтәлләргә турап салып, туфракның уңдырышлылыгын арттырабыз.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading