16+

Викторияне тукландыра торган вакыт! Җиләк уңышын бермә бер арттыра

Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Сибү өчен растворны болай әзерлибез: 10 литрлы чиләк суга 0,5 ч.л БОРНАЯ КИСЛОТА ( экайнар суда эретеп салабыз), 0,5 ч.л дан кимрәк итеп марганцовка, 15 тамчы ЙОД, 2 ст.л НАШАТЫРЬНЫЙ СПИРТ салып  болгатабыз.

Әйбәтләп болгаткач, дымлы җиләк төпләренә 0,4 л салып чыгабыз. Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә!!!  Җиләк уңышын бермә-бер арттыра!

Шуның өстенә кол сибеп куйсагыз, тагын да яхшы була! Иренмичә шушыны эшләп сипсәк, быел викториягә башка берни дә сибәсе булмый!
Рамзия Ахмадуллина 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading