16+

Хөрмә-җимешләрне ничек сайларга?

Киптерелгән финик, җимешләрне сайлаганда тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Алар бербөтен булырга, ярылмаска, әче ис килмәскә тиеш.

Хөрмә-җимешләрне ничек сайларга?

Киптерелгән финик, җимешләрне сайлаганда тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Алар бербөтен булырга, ярылмаска, әче ис килмәскә тиеш.

Әгәр дә сары яисә кара җимеш майлы кебегрәк икән, куркыныч түгел. Димәк аңа бераз үсемлек мае сөрткәннәр.
Җимеш артык коры булмасын. Аның сузылучан булуы шарт. Әгәр дә бик җыерчыклы икән, димәк аны дөрес киптермәгәннәр. Андый җимешләр тәмле булмый.

Күпләр киптерелгән җиләк-җимешне тышкы кыяфәте матур, ачык төсле булсын дип сайлый. Болай эшләү дөрес түгел. Киптергәндә җимешләрнең төсе уңа. Әгәр дә инде сату киштәсендә сез теләгән ачык төсле киптерелгән җимешләр ята икән, димәк, аларны химик препаратлар белән эшкәрткәннәр. Гадәттә бу сорбин кислотасы (Е200-202), күкерт диоксиды һәм сульфитлар  (Е220, Е221, Е225, Е226) була. Бу катнашмалар продуктның тышкы кыяфәтен яхшырта һәм консервант ролен үти.

Йөзем сайлаганда, төсенә игътибар итегез. Виноградны киптергәннән соң ул кара төскә керә. Шуңа да натураль йөзем ашыйсыгыз килсә, көрән яисә карасын алыгыз. Чөнки сары төскә йөземне сульфитлар кертә, шуңа да ул алтынсу төстә була.

Күрәгәнең аксыл-әфлисун төстәгесен сайлагыз. Карасу-кызыл төстәгеләре түбән сортка карый, ә “янып торган” әфлисун төстәгеләре сульфитлардан соң шундый була.

Кара җимеш ялтырап торган, зәңгәрсу төсмерләре булган кара булырга тиеш. Көрән төстәгесенең сыйфаты яхшы түгел һәм киптерер алдыннан аны кайнар су белән эшкәрткән булулары ихтимал.

Чиянең киптергәннән соң да әчкелтем тәме калырга тиеш. Төсенә килгәндә,  карасу-кызыллары әйбәт санала. Ә менә карасу көрәннәрен алырга киңәш ителми.

Киптерелгән алманың шулай ук төсенә игътибар итегез. Алар ачык сарыдан алып крем төсендә булырга тиеш. Түбән сортлылары көрән була. Дөрес киптерелгән алма җыерчыкланмый.

Грушаларның яшел зәйтүн төсендәгесен сайлагыз. Кипкән груша карасу көрән булса, аның сорты түбән дигән сүз.

Финикларның өслеге артык җыерчыкланмаган, өслегендә шикәр кристаллары булмаска тиеш.
Яхшы киптерелгән хөрмә йомшак, җыерчыкларсыз, аксыл өслекле, көрән төстә була.

Соңгы елларда гадәти киптерелгән җиләк-җимеш белән бергә, кибет киштәләрендә  экзотик җимешләр - папайя, ананас, кокос, бакча җиләге дә сатыла башлады. Боларны күбрәк цукатлар дип атау дөрес булыр. Чөнки аларны башта шикәрле сиропка батырып торалар яисә кайнатып алалар. Аннан соң гына киптерәләр. Шуңа да аларның файдасы күп түгел. Сәламәтлегегез хакында кайгыртасыз икән, аларны бөтенләй кулланмау хәерле.

Киптерелгән җиләк-җимешләрне ашар алдыннан берничә минут кайнар суга батырып торыгыз. Шул рәвешле химик матдәләр дә юылып төшәр.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading