16+

Хуҗабикәләргә: тәрәзә юуның 4 ысулы

Тәрәзәләр юар вакыт җитте. Кыштан соң пыялаларны чистарту өчен хәзер әллә ничә төрле химик препарат бар.

Хуҗабикәләргә: тәрәзә юуның 4 ысулы

Тәрәзәләр юар вакыт җитте. Кыштан соң пыялаларны чистарту өчен хәзер әллә ничә төрле химик препарат бар.

Әмма тәрәзәләрне кул астындагы әйберләр белән генә дә ялтырап торган итәргә мөмкин.
Мисал өчен, аш содасы ярдәмендә. 1 литр суга 1 чәй содасы һәм кер сабыны эремәсе салып болгатырга. Эремә кер сабынныкы булырга тиеш.

Әгәр дә тәрәзә аз гына пычрак икән, аны сабын эремәсе белән генә дә юып алырга була.

Тәрәзәләр каты пычранган икән, сода эремәсе ярдәм итәр. Эремәне сиптереп, 10-15 минутка калдырырга да ярый.
Сода белән рамнарны ышкымагыз. Ул аларны бозарга мөмкин.

Рамнар саргайган очракта, сабын эремәсен куе итеп ясарга һәм бераз гына теш пастасы тамызырга да була. Әлеге катнашманы рамга сөртергә һәм яхшылап ышкып, юып алырга кирәк.

Моннан тыш, тәрәзәләрне юганда салкын су һәм аш серкәсе дә ярдәм итә. Башта тәрәзәне салкын су белән юдыртып төшерергә. Су җылы да, кайнар да булмасын.

Микрофибрадан эшләнелгән чүпрәк яисә җитен һәм кәгазь кушып ясалган салфетка белән яхшылап сөртәсе генә кала.

Ә тәрәзә пычраграк булган очракта, 1 литр суга 6-9 процентлы аш серкәсен салкын суга салып, шул катнашма белән юарга. Аннан тәрәзәләрне яхшылап корытырга.

Тәрәзә пыяласын крахмал белән юу ысулын да ишеткәнегез бардыр, бәлки. 1 чәй кашыгы крахмалга бераз су тамызып, "ботка" ясыйбыз. Шуны тәрәзәгә яхшылап ышкыйбыз һәм салкын су белән юып төшерәбез.
Бик каты пычранган, майланган тәрәзәләрне нашатырь спирты ярдәмендә чистарталар. 1 литр суга берничә тамчы спирт тамызып, пыялаларны юалар.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading