16+

Яңа елга план кора белмисезме? Әйдәгез, булышабыз

Күбебез яңа елга ният-планнар төзергә ярата. Яңа матур гадәтләр булдыру теләге дә юк түгел.

Яңа елга план кора белмисезме? Әйдәгез, булышабыз

Күбебез яңа елга ният-планнар төзергә ярата. Яңа матур гадәтләр булдыру теләге дә юк түгел.

Исемлек төзүне нәрсәдән башларга белмәсәгез, безнең киңәшләрне истә тотыгыз.

Хәйриячелек һәм волонтерлык белән шөгыльләнергә.

Рәхмәт көндәлеген булдырырга.

Чит тел өйрәнә башларга.

Танылган кешләрнең биографияләре турында укырга.

Бер атнаны интернеттан башка үткәрергә.

Зарарлы гадәтләрне ташларга.

Дөнья әдәбиятының иң яхшы ун китабын укырга.

Шәхес ягынан үстерә торган ун китап укырга.

Экология турында кайгырта башларга, дөресрәге, эко-гадәтләр булдырырга (чүпне аерып җыя башларга, пластик әйберләрне алуны чикләргә, агач утыртырга).

Музыкаль инструментта уйнарга өйрәнергә.

Рәсем ясарга өйрәнергә.

Өйдәге интерьерны үз кулың белән үзгәртергә.

Ялларда берәр җиргә сәяхәт кылырга.

Гадәтләнмәгән берәр кием алып кияргә (эшләпә, яулык, күзлек).

Фотосурәтләрне ясатып, альбом булдырырга.

Инстаграм битен активрак алып барырга.

Иҗади студиягә мастер-класска барып кайтырга.

Кредит һәм бурычларны түләп бететергә.

Акчаны янга калдыра башларга.

Мохтаҗларга булышырга.

Һава шарында очарга.

Биек тауга менәргә.

Аэротрубада очарга.

Шәһәр кафелары буйлап гастротур үткәрергә.

Зур музыкаль фестивальгә барырга.

Туган көнеңне чит илдә үткәрергә.

Дөрес туклана башларга.

Массажга йөрергә.

Гардеробны яңартырга.

Кирәкмәгән иске әйберләрдән котылырга.

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading