16+

Яфрак чөгендерен утыртканыгыз бармы?

Мангольд дигән тәмләткечне ишеткәнегез бар идеме? Аны икенче төрле яфрак чөгендере дип атыйлар.

Яфрак чөгендерен утыртканыгыз бармы?

Мангольд дигән тәмләткечне ишеткәнегез бар идеме? Аны икенче төрле яфрак чөгендере дип атыйлар.

 Тәме белән ул чөгендерне һәм шпинатны хәтерләтә. Чөгендердән аермасы – аның яфрагын гына ашыйлар. Ул салат, петрушка сымак үсә. Кыяфәте дә чөгендер яфрагына охшаган. Бакчачылар аңардан голубцы пешерә, балыкны да шуңа төреп әзерләүчеләр бар, салатларга да кушарга мөмкин. Мангольдның тамырын кулланырга кирәкми, ул каты һәм тәме дә юк.

Кайберәүләр чөгендер яфрагы булганда, мангольдны утыртырга кирәкми дигән фикердә тора. Әмма белгечләр соңгысы файдалырак дигән фикердә тора. Яфрагы да тәмлерәк, диләр.
Мангольдта бөерләр эшчәнлеге өчен мөһим булган К витамины, иммунитетны күтәрә торган С витамины, антиоксидант булып торган А витамины бар. Минераль матдәләргә килгәндә, аңарда бөтен «Менделеев таблицасы» да бар.

Яфрак чөгендере яман шеш һәм йөрәк авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә, күзнең күрү сәләтен арттыра, организмны чистарта, теш һәм сөякләрне ныгыта. Ә менә аны үт куыгында һәм бөердә таш булганнарга сак ашарга кирәк. Эш шунда: мангольдта кузгалак кислотасының эфир кушылмалары һәм тозлар бар, алар кальцийны үзләштерүгә комачаулый һәм бөер яки үт куыгындагы ташларны үстерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading