16+

Ялкаулыкка бирешмәс өчен нишләргә? 

Җир җимертеп эшлисе килә... ...Бераз ятып торыйм әле, бәлки узар, дип сез дә уйлап куйгалыйсыздыр инде? Сүз дә юк, нәрсәдер эшләгәнче, диванга кырын ятып, телевизор карау күпкә рәхәтрәк анысы!

Ялкаулыкка бирешмәс өчен нишләргә? 

Җир җимертеп эшлисе килә... ...Бераз ятып торыйм әле, бәлки узар, дип сез дә уйлап куйгалыйсыздыр инде? Сүз дә юк, нәрсәдер эшләгәнче, диванга кырын ятып, телевизор карау күпкә рәхәтрәк анысы!

Менә шул ялкаулык коткысына бирелмәс өчен, нишләргә соң? 

Әйтик, өй җыештырырга иренеп торасыз икән, 4 тапкыр акрын гына тирән итеп сулыш аласыз. Соңгысын алуга ук эшкә керешәсез. Уйлап торырга вакыт калмаска тиеш!

Еш кына ялкаулыкның төп сәбәпчесе булып, күңел төшенкелеге яки начар уйлар тора. Шул мизгелдә сезне сөендерерлек әйберләр турында уйлагыз, күтәрелеп киткәнне сизми дә калачаксыз, эшкә керешү дә күпкә җиңел булачак.

Япониядә «бер минут принцибы» дигән методика бар. Ул тиз арада ниндидер нәтиҗәгә ирешергә теләүчеләргә ошап бетмәскә дә мөмкин. Ләкин ялкаулыктан арынырга ярдәм итәчәк. Бу кагыйдә буенча, нинди дә булса эшне көн саен 1 минут дәвамында башкарырга кирәк. Вакытны көн саен арттырып, сез илһамланып китәчәксез һәм теләгән нәтиҗәгә ирешәчәксез.

Туктамыйча эшләргә дә ярамый. Бераз саф һавада йөреп керү яки чәй эчеп алу сезгә яңа көч бирер.
Көндәлек режим буенча яшәргә, вакытында йокларга, дөрес тукланырга тырышыгыз. Шул вакытта ялкаулыкның да нәрсә икәнен онытырсыз!

Иң мөһиме – нәрсә генә эшләсәгез дә, сез үз вакытыгызны һәм үз энергиягезне сарыф итәсез. Аны ничек итеп файдалану бары сездән генә тора!

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading