Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай.
Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.
Бета-каротин катарактадан да саклавы мәгълүм. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кишерне даими ашаучылар арасында күздә сары тап 40 процентка азрак очрый икән.
Кишернең тагын бер үзенчәлеге – ул яман шешкә каршы көрәшә. Аерым алганда, кишер үпкә, күкрәк һәм калын эчәктә рак авыруын профилактикалау чарасы санала. Галимнәр моны бу яшелчәдә булган фалкаринол һәм фалкариниол матдәләре белән бәйли.
Фалкаринол – кишернең тамырларына гөмбәчекләр зыян килмәсен өчен бүленеп сыга торган табигый пестицид. Кишер, составында мондый матдә булган бердәнбер яшелчә дияргә була. (Галимнәр ачыклавынча, кишер ашаган тычканнарда рак барлыкка килү куркынычы 1/3 тапкырга азрак булган).
Кишер картаюга каршы көрәшә. Әлеге дә баягы бета-каротин антиоксидант буларак эшли һәм күзәнәкләр таркалуына каршы көрәшә.
Тирегез сәламәт булсын дисәгез, шулай ук кишер ашагыз. А витамины, антиоксидантлар ультрашәмәхә нурлар тәэсиреннән саклый. Ә А витамины җитмәгәндә тән тиресе, тырнаклар һәм чәчләр коры була. А витамины җыерчыклар вакытында алда чыкмасын өчен, пигмент тапларга каршы көрәшә торган матдә дә.
Кишер табигый антисептик. Ул инфекция таралуны туктатырга сәләтле. Моның өчен кишерне пешереп яисә чи килеш киселгән урынга куялар.
Чи кишерне угычтан чыгарып, бал, зәйтүн мае һәм лимон белән бутап, биткә яшәртә торган битлек тә ясыйлар.
Кишер составында каротиноид матдәсе йөрәк авыруларын киметә. Канда холестиринны азайтырга теләүчеләргә дә кишер ашарга киңәш ителә.
Бавырны токсиннардан чистартырга кирәк булганда дакишер ашагыз. Ул бавырны үттән һәм майдан да чистарта.
Каты яшелчә булганлыктан, кишер ашау тешләрне ныгыта. Өстәвенә ул тешләрне агарта да.
Гарвард университеты галимнәре ачыклавынча, атнага 6 тапкыр кишер ашаучылар, айга бер кишер ашаучыларга караганда, инсультны сирәгрәк кичерә икән. Димәк, кишер инсултьтан да саклый дигән сүз.
Кишер турында кызыклы фактлар:
Куяннар кишер яратканын беләбез. Әмма алар аны күп ашый алмый. Уртача зурлыктагы куян өчен бер кишер ашау кеше 20 кишер ашаганга тиң. Кишердә ак шикәр юк, әмма табигый шикәр бар. Ул куянның ашкайнату системасы өчен проблемалар тудырырга мөмкин.
Кишер, бәрәңгедән соң, иң популяр яшелчә санала.
Рекордлар китабына кертелгән иң зур кишер 9 кило авырлыкта һәм 6 метр озынлыкта булган.
Кишернең 100гә якын төре бар. Аларның кайберләре бик эре, икенчеләре киресенчә, вак. Шулай ук кишерләр төсләре белән дә аерыла: без күрергә күнеккән төстән тыш, бу яшелчә шәмәхә, ак, сары, кызыл булырга мөмкин.
XXVII гасырда Англиядә хатын-кызлар кишер яфрагын чәчәк урынына эшләпәләренә куеп йөргән.
Кишерне ничек ашарга?
Кишернең туклыклы матдәләре бик тыгыз протеин капсулаларында урнашкан. Ул капсулалар яшелчәне механик юл белән эшкәрткәндә (ваклаганда, угычтан чыгарганда, согын сыкканда) исә пешергәндә таркала. Эшкәрткәнлектән, каротеноид күпкә нәтиҗәлерәк була.
Кишерле кекс
12 кекс пешерү өчен 1 стакан он, 0,5 стакан көрән шикәр комы (агы да бара), 1 пакет камыр көпшәкләгеч, 3 йомырка, 3 чәй кашыгы бал, 2 стакан эре угычтан чыгарылган кишер, 1 чәй кашыгы корица, 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан мүк җиләге, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан үсемлек мае (майны 0,5 стакан алма пюресына алмаштырырга мөмкин) кирәк була.
Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга.
Онны камыр көпшәкләгеч, корица белән бутарга. Чикләвекләрне вакларга.
Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Шуңа кишер, йөзем, мүк җиләге, чикләвек, май яисә алма пюресын өстәргә. Яхшылап бутарга.
Катнашмага онны аз-азлап кушып, камыр ясарга. Камыр куе булмаска тиеш.
Аны формаларга салып, духовкага куярга. Кишерле кекслар 30-35 минут эчендә пешә.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар