Шәһри Казан

Япма астына утырту отышлы...

Моннан ун-унбиш ел чамасы элек, бакчачылыкка махсуслашкан кибетләрдә ак төстәге тукылмаган материаллар сатыла башлады. Аның квадрат метры 17, 28, 42, 60 граммлыларын сатып алып, түтәлләрне кыраулардан, җил- давылдан, боз сугудан, корткычлардан сакларга өйрәнеп җиттек.

Су һәм һава үткәрә, җиңел, җылылык, дым саклый торган материал ул агроспан. 

17лесе өрфиядәй юка, яңа гына ачык грунтка күчереп утыртылган томат, борыч, баклажан, чәчәк үсентеләренә кызу кояш нурлары астында шиңәргә ирек бирми, бакча җиләкләре өлгергән вакытта корткычлардан саклый, җиләкләрне чукып бозучы кошларны кертми. 

28лесе яңа гына кишер, кәбестә, чөгендер, торма, шалкан, суган орлыклары чәчелгән түтәлләр өстенә каплап тору өчен кулай, шытымнар күренә башлаганчы дымны бик әйбәт саклый, суны өстеннән яңгырлатып сибәргә бик җайлы. Җәйге челләдә чәчәк атып, җимеш биреп утырган үсемлекләрне кызу кояш нурларыннан сакларга да кулай ул. 

Ачык грунттагы түтәлләргә дугалар бастырып куеп, язын буразначыкларга кыяр чәчкәч һәм җылылыкка мохтаҗ башка нәзберек культураларны тышка чыгарып утырткач, аларны төнге кыраулардан саклау өчен, июньнең уннарына чаклы өсләренә 42ле яки 60лы агроспан ябып торабыз. Кышка каршы розаларны томалап калдыру өчен дә бик уңайлы алар. Бу япмаларның калынракларын ике катлап япсак, чәчәкләребез өшеми. Яшь алмагачларны, башка җимеш агачларын кара көздә шуларга төреп бәйләп калдырам. 

Соңгы елларда кибет киштәләрендә шактый ук калын, киң, бик вак тишекле кара төстәге япмалар пәйда булды. Агына күнеккән булсак та, карасына сәерсенеп карап кына уза идек. Болай эшләвебез юкка гына булган икән. Кара агроспан бакча җиләген генә түгел, бик күп төрле яшелчәләрне утыртып үстерү өчен уңайлы булып чыкты. Иң мөһиме –туфрак һәрчак дымлы, көпшәк булып торганга, чүп үләннәре тишелеп чыгып, туфрак составындагы үсемлекләргә кирәкле файдалы матдәләрне, суны суыра алмаганга күрә, уңыш бермә-бер арта, сыйфаты сизелерлек яхшыра.

Тукылмаган материалны япканчы, түтәлне әйбәтләп казып йомшартып, формалаштырабыз, нинди культура утыртып үстерәчәгебезгә бәйле рәвештә, тиешенчә ашлыйбыз, сугарабыз. Шуннан соң тулысынча агроспан белән ябып, кырыйларына, урталарына авыр әйберләр бастырып чыгабыз. Әгәр бакча җиләге утыртырга җыенсак, ике рәт ясап, рәттәге ояларның араларын 40-50 см калдырып, материалны шахмат тәртибендә “крест на крест” уйдыклап кисеп чыгабыз. Шул ояларны бераз тирәнәйтеп җибәреп, җиләк үсентеләрен утыртып чыгасы, сугарасы гына кала.

Реклама

Каплыйсы да, мүлчәлисе дә, җәй буе чүп утыйсы да юк. Җиләкләр өлгергәндә, туфракка тиеп тормагач, җимешләре пычранмый, череми. Бу ысул белән кәбестә, кабакчык, патиссон, кабак, чөгендер, орлык һәм баш суган үстерергә була. Нинди яшелчә утыртуыңа бәйле рәвештә, уентылы кисемнәр размеры гына үзгәрә. Әйтик, иртә кәбестәне 35-40 см ара белән утыртсак, соң өлгерешлесенә кимендә 60-70 см кирәк. Баш суган, шалкан, торма, чөгендерне 12- 13-15 см ара калдырып утырту отышлы.

 Кара япма астында сарымсак үстереп караучылар бар, башлары бик эре була икән. Күпьеллык батун, шнит, лизун кебек суганнарны кара япма астында үстерүчеләр: яшел массасы бик күп була, кискәч, яңа кыягы тиз өлгерә, диләр. Тамыр сельдерей, петрушка, фенхель утыртып үстерү өчен оялар ясау тәртибе түбәндәгечә: тукылмаган материалда 20 см ара калдырып уйдыклар кисеп барабыз, түтәлдәге рәт аралары 40 см калдырыла. Бу үсентеләрне 3 рәтле “тасма”да үстереп булса да, кәбестәне, чөгендерне, шалканны түтәлгә ике генә рәт итеп тезеп утырту отышлы, юкса урта рәтләрдәгеләренең башы начаррак формалаша.

Тукылмаган материалның агы да, карасы да шактый озакка – кимендә 5-6 елга чыдый. Көз азагында җыеп алып, юып киптерәбез дә, кышка саклауга коры урынга куябыз. Искереп ертылганнарын да чыгарып ташламыйбыз, кышка каршы агач-куакларның кәүсәләрен төреп бәйләргә ярап куялар. 

Шәхсән үземнең ак төстәге калын япмаларымның ун ел эчендә төсләре бераз үзгәрсә дә, әлегәчә ертылганнары юк. Түтәлләрдән җыеп алып, балчыгын, чүп-чарын каккач, сабынлы сулы ваннага салып торып, краннан аккан агымсуда чайкатып элергә бик җайлы. Иренмичә, кер машинасында юсам, янәдән ап-ак булалар.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://pixabay.com/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: