16+

Яз көне бүлмә гөлләрен ничек тәрбияләргә?

Кибетләрдә сатыла торган күп кенә гөлләр безгә чит илдән килә. Аларның генетикасы эссе климатка җайлашкан.

Кибетләрдә сатыла торган күп кенә гөлләр безгә чит илдән килә. Аларның генетикасы эссе климатка җайлашкан.

Шуңа да бу гөлләр өчен фатирда яки өйдә җылырак булган саен яхшы. Ел буена гөл чүлмәгендәге туфрак ярлылана, аңарда микроэлементлар һәм туклыклы матдәләр юыла. Шуңа да язын гөлләр өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Әйтик, шикәр белән. Бер аш кашыгы шикәр комын ярты литр җылы суга салып эретәбез дә сибәбез. Шикәр комын туфрак өстенә сибеп, аның өстенә су сибә аласыз. Моны айга бер эшләргә кирәк.

Суны язын артыграк сибәргә кирәк була. Март ахырында аларның яңа сабаклары, яфраклары һәм чәчәкләре барлыкка килә, алар исә күбрәк дым таләп итә.

Гөл яфраклары саргайса, үсеше дә акрын барса, бу беренче чиратта грунттагы һава булмауга бәйле. Ел дәвамында чүлмәктәге туфрак "утыра" һәм катылана. Аны йомшартып тормасагыз, гөл тамырына кислород килеп җитми. Болында үскән чәчәкләрнең дә туфракларын йомшартып торучы юк, тик алар тирәсендә бөҗәкләр, вак кимерүчеләр йөреп, туфракны йомшартып торалар. Ә гөл тирәсендә андый бөҗәкләр юк. Алар сезнең ярдәмне көтә. Су сипкән көнне йомшарта күрмәгез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading