16+

Язгы киңәшләр

Язгы арыганлыктан чыгу юллары инде күптән билгеле. Бу киңәшләр һәрберебезгә ямьле язның бар төсләрен, кояшын тоеп, йоклап калмаска ярдәм итәр.

Язгы киңәшләр

Язгы арыганлыктан чыгу юллары инде күптән билгеле. Бу киңәшләр һәрберебезгә ямьле язның бар төсләрен, кояшын тоеп, йоклап калмаска ярдәм итәр.

Яхшы йокы. Йокы вакытында организмда бик күп биоорганик процесслар бара. Шуларсыз тормышыбызны күз алдына китерүе дә авыр. Күзәнәкләр аксымга байый, токсиннар өлешчә юкка чыга.
Рациональ туклану. Яз көннәрендә организмны майлы ризыклар белән тутырырга ярамый. Иң кулае - төрле җиләк-җимешләр, боткалар ашау.
Физик эш. Физик эш организмны чыныктыра, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый. Йөрәк мускуллары аша ага торган канның күләме арта, аның кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин ителеше яхшыра.
Кояш. Төшке аштан соң урамга чыгып, кояш нурларында җылынып, саф һава сулап керергә кирәк.
Су. Контраст душ кебек сәламәтләндерү чарасы йокыдан тиз арынырга ярдәм итә. Ул кан тамырларына, тәнгә, нерв системасына яхшы тәэсир ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading