Шәһри Казан

Язгы кояш кына димә...

Язгы кояшның сәламәтлек өчен нинди дә булса зыяны булуга ышанып та булмый, билгеле. Әмма ул да, дөресрәге, ультрашәмәхә нурлар, җәйге вакыттагы кебек үк, беренче чиратта тирегә һәм күзләргә начар йогынты ясый.

Реклама

Сипкелләр - җыерчык юлдашы?
Ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә тәндә сипкелләр хасил була. Монда нәселдәнлек тә үз ролен уйнамый калмый, билгеле. Сипкел ул меланинның тигез күләмдә бүленешенең бозылуы, аның бер урында тоткарланып калуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әллә кайдан ук җәлеп итә торган сипкелләр пәйда була икән, димәк, кояш астында артыграк булгансыз, дигән сүз. Ә бу исә тиренең вакытыннан алда картаюына китерә.
Нишләргә: кояшта булуны контрольгә алырга һәм кояштан саклый торган кремнар кулланырга.

Кояшка аллергия
Кояш астында озак торсаң, тән кызара һәм кычыта башлый, кубырчыклана икән, моның сәбәбе кояштан аллергия булырга мөмкин. Табиблар, кояш үзе аллергия барлыкка китерми, әмма моңа зур йогынты ясый, ди. Ә проблема белән, нигездә, эчке органнары авыртканнар (бавыр, бөерне тикшертергә кирәк!), билгеле бер препаратлар эчүчеләр һәм бала көтүче хатын-кызлар очраша.
Нишләргә: табибка тиз арада барып, аллергиянең сәбәбен ачыкларга кирәк. Аннан соң, үзегез дә, әле яз гына, дип, кояш астында артык күп йөрмәгез, кояш нурларыннан саклый торган кремнар кулланмыйча, озын җиңле, тәнне каплый торган киемнәр кимичә чарагыз юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: