- Лофт стиле популярлаша бара. Әлеге стиль Америкада барлыкка килгән. Ул элеккеге завод биналарын торак итеп үзгәртүдән башланган. Биек түшәм, бетон, кирпеч стеналар, бөтен коммуникацияләр дә, торбалар, электрүткәргечләр дә күренеп тора. Шул рәвешле лофт стиле гап-гади фатирларга да үтеп керә башлады. Хәзер ул стиль безнең яшьләр арасында да популярлаша бара. Олырак яшьтәгеләр классик стильне якынрак күрә.
Бүгенге көндә минимализм бик актуаль. Тагын бер кызыклы стиль - бохо, аны икенче төрле богема дип тә атыйлар. Ул бик үзенчәлекле стиль, шуңа да аңа бөтен кеше дә әзер түгел. Аны күбрәк рәссамнар, язучылар, сәяхәт итәргә яратучылар куллана. Әлеге стильдә ачык төсләр күп кулланыла. Чигелгән әйберләрне, төрле тукымадагы бахромаларны, антиквар предметларны күрергә була анда.
- Интерьер стильләре турында сөйләшеп киткәнбез икән, сорамый кала алмыйм: татар стиле дигән нәрсә бармы ул?
- Кызганыч, заманча татар стиле юк, әмма аны сораучылар бар. Без аларга әлегә татар авылы интерьерын гына тәкъдим итә алабыз. Ул төсләр гаммасы, чигүле өстәл япмалары, татар милли бизәкләре төшерелгән пәрдәләр, сәке, фатирның чаршаулар белән зоналарга бүленеше булырга мөмкин. Әлегә фатирны фәкать милли декорлар белән генә бизи алабыз, әмма бу бит әле стиль дигән сүз түгел. Стиль тудыруның үз законнары, кагыйдәләре бар. Без бу өлкәдә алга таба эшләргә планлаштырабыз. Бәлки әле киләчәктә татар бизәкләре төшкән обойлар, тукыма материаллар да барлыкка килер.
- Альбина, «Үз өемдә мин - иң яхшы дизайнер» принцибы белән яшәүчеләргә сез ни дияр идегез?
- Барысы да үз зәвыгына, үз белеменә таяна, тик шулай да мин кайбер еш очрый торган хаталар турында әйтеп китәр идем. Кайберәүләр әле хәзер дә күп катлы түшәм ясату белән мавыга, мин исә аны кичәге көн дим. Гади тигез генә түшәм ясап куйсагыз, күпкә отасыз. Ул буялган да, асылмалы итеп ясалган да булырга мөмкин. Түшәмдәге нокталы лампаларны да рәттән, чамасын белмичә кулланырга киңәш итмим. Алда әйткәнемчә, өй якты булырга тиеш, төп вазифаны монда төрле биеклектә урнаштырылган яктырткычлар үти ала. Торшер, өстәл лампаларын да кулланырга була. Яктылык күп булганда, бүлмә дә зураеп киткән кебек. Төсләргә килгәндә, кайбер төсләр үзара ярашмый диләр. Мин исә алар барысы да үзара туры килә, тик дөрес яраштыра гына белергә кирәк дигән фикердә торам.
Тагын бер киңәшем - арзанлы ламинат кулланмагыз. Аның сыйфаты начар була һәм тиз яраксызга әйләнә. Аннары, бездә кунаклар өчен аерым зур бүлмә булдырырга яраталар. Мин бәләкәй чакта, без өч бүлмәле фатирда дүрт кеше тордык. Әти-әни бер бүлмәдә, мин энем белән икенче бүлмәдә яшәдек. Ә иң зур бүлмә кунаклар өчен иде. Без анда телевизор карарга гына кердек. Кунаклар килми тормады анысы, айга бер тапкыр килгәннәрдер инде. Аның каравы, башка көннәрдә ул бүлмә буш торды. Хәзер исә мин залны һәр көн кулланырлык итеп эшләтергә тырышам. Кунаклар белән кухняда чәй табыны артында да утырырга була. Тагын бер нәрсәне истә тотыгыз: интерьерыгыз аксыл көрән төстә булмасын. Дөрес, ул оттырышсыз төс, аны кулланып ялгышмыйсың. Әмма миңа калса, ул бик тә күңелсез, эчпошыргыч төс. Совет заманыннан ук килә инде ул нәрсә: бөтен нәрсә йә аксыл көрән, йә коңгырт төстә. Кайчандыр венге төсе бик модада иде, хәзер ул артык күп булып китте, шуңа да туйдыра башлады. Соңгы вакытта компаньон обойлар сатыла. Аларны куллану отышлы булачак. Моннан берничә ел элек кенә чәчәкләр төшкән обойлар ябыштыру беткән иде, хәзер алар кире кайта башлады. Диварларыгыз идеаль рәвештә тигез булмаса, буйлы обой ябыштырырга ашыкмагыз.
Материалларның экология ягыннан куркынычсыз булганнарын сайларга тырышыгыз. Иң зарарлы материал булып бүген ПВХ-линолеум санала. Шуңа да арзанлы линолеум кулланганчы, гади агач такта җәегез. Винил обойларга да кызыкмагыз, алардан үзенә бертөрле ис килә. Обой сайлаганда аларны иснәп карагыз. Күңелгә ятышсыз исе килсә, алмавың хәерле. Арзанлы асылмалы түшәм куеп бирәм диючеләргә дә сак карагыз. Күпмедер вакыттан соң, ПВХ пленкасы сыйфатсыз булу аркасында, алардан сасы ис килә. Күпләр өйләренә төзелеш кибетләрендә сатыла торган арзанлы картиналар алып элә. Мин моны беркемгә дә киңәш итмим. Аннары күп картиналар элеп, өйне музейга әверелдерүчеләр дә бар. Әгәр дә алар чын сәнгать әсәре яки графика, фотосурәтләр икән, бу мөмкин, әлбәттә. Сез яши торган йорт ул - энергия туплый, тормыш ритмыннан ял итә торган урын. Газета укучыларга матур, җылы һәм уңайлы йортларда яшәүләрен телим.
Комментарийлар