Шәһри Казан

Үзең аша

Күпләр, эшкә ашыкканда, иртәнге аш турында бөтенләй оныталар. Иртәнге ашны үзең аша, кичкесен дошманыңа бир дигәндәй, диетологлар иртән ашалган ризыкның организм өчен мөһим булуын искәртә.

Бердән, көне буена диярлек энергия аласың, эшкә сәләтең арта, кәефең яхшы була, дип аңлатырга тырыша алар. Моңа өстәп, аппетитны да контрольгә аласың. Көн дәвамында ашыйсы килү теләге дә сезне «аптыратмас», димәк, әбәт вакытында ризыкны азрак кабул итәсең дигән сүз. Иртән ботка ашау дөресрәк булыр. Ул майлы ризык ашыйсы килү теләген бетерә һәм организмны «яхшы» углеводлар белән баета. Шикәр күләме дә саклана.
Иртән ашаган кешенең мәгълүматны истә калдыру сәләте дә көчлерәк икән. Галимнәр тикшерүенчә, иртәләрен дөрес башлаган кешеләр, ягъни иртәнге аш ашауны традициягә кертүчеләр юл һәлакәтләренә яки игътибарсызлык аркасында килеп чыккан башка күңелсез хәлләргә сирәгрәк тарый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: