16+

13нче тәрәзә каршында бозымнан «коткаручы» күрәзәче 1,3 миллион сум акча эшләгән

Пенсионерлардан “бозымны” бетергән өчен 1,3 миллион сум акча алган күрәзәчене Хабаровски суды өч елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Суд ачыклаганча, күрәзәче үзенең ярдәмчесе белән урамда пенсионерларга мөрәҗәгать итеп, аларга “бозым” ясалганлыгы турында хәбәр итә. Аны “бетерү” өчен зыян күрүче барлык акчаларын һәм бизәнү әйберләрен күрәзәчегә биреп, күпфатирлы өйнең унөченче тәрәзәсенә хәтле барырга, аннары киредән күрәзәче янына килергә тиеш була. Шуннан соң аңа барлык әйберләрен кайтарам, дип вәгъдә итә. Әмма тегеләре унөченче тәрәзәне санап китеп баруга ук “терелтүче”дән җилләр исә.

Суд “күрәзәче”не гаепли дип таба һәм өч елга ирегеннән мәхрүм итә. Ярдәмчесе федераль эзләнүдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading