16+

31 декабрьне ял көне итәргә җыеналар?!

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Султан Хамзаев Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына 31 декабрьне рәсми рәвештә ял көне итеп билгеләүләрен сорап хат язган, дип хәбәр итә Правда ру порталы.

Султан Хамзаев сүзләренчә, елның соңгы көне кыскартылган эш көне санала, кагыйдә буларак, ул көнне җитәкчеләр эш урынында юк, күп кенә хезмәткәрләр, бәйрәмгә әзерләнер өчен ял ала. Менә шушы фактны истә тотканда да ял көне итәргә була, ди ул. Әмма бу ял көннәрен арттыру хисабына булмасын, Яңа ел каникулларын бер көнгә кыскартырга кирәк дигән фикердә тора Хамзаев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading