16+

4 нче сентябрьдә Болгар ислам академиясе ачыла

Болгар ислам академиясен булдыруның максаты - традицион исламны тагын да ныгыту. Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистларга тагын бер кат Болгар ислам академиясенең әһәмияте турында билгеләп узды. Искәртеп үтик, бүген ул бирегә ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова...

Болгар ислам академиясен булдыруның максаты - традицион исламны тагын да ныгыту. Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистларга тагын бер кат Болгар ислам академиясенең әһәмияте турында билгеләп узды. Искәртеп үтик, бүген ул бирегә ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова...

Болгар ислам академиясендә 4 нче сентябрьдә белем ишекләре ачылачак. "Кызганыч, Россиядә ислам белеме системасы юк. Православие белеме ниндидер могҗиза белән сакланып калган әле, хәер, ул юнәлештә дә әле эшлисе бар. Исламда, пәйгамбәр өйрәткәнчә, белемгә омтылу - мөһим хәдисләрнең берсе. Кызганыч, Исламда төрле каршылыклы агымнар бар, без - бу күренешләрнең шаһитләре. Академияне булдыруның максаты шул: традицион ислам тагын да ныгырга тиеш, чөнки моның аркасында дөньяда сугышларга кадәр барып җитә, бу безнең тормышны какшата, мөселманнарның үзләренә дә зыян сала. Башка конфессия, милләт вәкилләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуны алга сөрәбез. Хәнәфи мәзһәбе, төрле милләт һәм дин вәкилләре янәшә яшәве гасырдан-гасырга килгән. Диндә каршылыклар булмасын. Аларга караганда, көнкүреш-социаль мәсьәләләр күбрәк борчуы да хәерлерәк әле", - дигән фикердә Дәүләт Киңәшчесе.

Ул атеистик җәмгыять төзергә омтылган еллар булуын искәртеп: "Кеше диннән башка яши алмый. Без моңа инандык. Хәзер дин тоту иреге булганда, моннан файдаланырга кирәк", - диде.

Минтимер Шәймиев академиянең кайда булачагы турында бәхәсле сүзләр аз булмавын искәртте. "Без ул бары тик Болгарда, ислам кабул ителгән урында булырга тиеш дидек. Кайчан да булса, урыны бик дөрес сайланган икән, диячәкбез. Казанда Россия ислам институты матур гына эшләп килә, әмма тагын да югары дин белеме алу өчен академиягә киләчәкләр. Хәзерге вакытта аларның белемнәрен сыныйлар. Бер 60 лап шәкерт, бәлки, табылыр. Иң мөһиме - хәрәкәттә бәрәкәт, башлап җибәрсәк, уңышлы булыр. Болар - барыбызның күңеленә хуш килә торган гамәлләр. Эшлисе эшләр күп, әмма без тотынган эшне ярты юлда калдыручылардан түгел. Алла боерса, ахырына кадәр җиткерербез", - дип ышандырды Дәүләт Киңәшчесе.



Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading