16+

5 нче майдан торбалар суыначак

Урамда җылыттымы, димәк, өйләрдә торбалар тиздән суыначак дигән сүз.

Урамда җылыттымы, димәк, өйләрдә торбалар тиздән суыначак дигән сүз.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчелеге хәбәр итүенчә, 5 нче майдан башкалада рәсми рәвештә җылылык бирү сезоны тәмамланачак. Дөрес, табигатькә ышанып булмый, һава торышы кинәт суытып җибәргән очракта, җылылык чыганаклары һәм үзәк җылыту системалары кабызу өчен әзер булырга тиешләр. Кисәк салкынайтканда иң беренче чиратта, сәламәтлекне саклау һәм балалар учреждениеләрендә җылылык биреләчәк.

Республикада җылылык бирү сезоны былтырның 16 нчы сентябрендә башланган иде. Норматив буенча уртача температура 5 көн дәвамында 8 градус җылы булган очракта җылылык бирү сезоны төгәлләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading