16+

94 яшьлекләр дә чемпионатта катнаша

Казанда быел Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының «Мастерс» категориясе дә узачак. Ул 5-16 августта булачак, анда билгеле бер нормаларны үти алган һәвәскәр спортчылар катнаша. Ярышлар 25 яшьтән 100 яшькә кадәр 14 яшь категориясендә оештырыла.

Казанда быел Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының «Мастерс» категориясе дә узачак. Ул 5-16 августта булачак, анда билгеле бер нормаларны үти алган һәвәскәр спортчылар катнаша. Ярышлар 25 яшьтән 100 яшькә кадәр 14 яшь категориясендә оештырыла.

Дөнья чемпионатына «генераль репетиция» 17-19 апрель көннәрендә булачак: шул көннәрдә башкалабызда «Мастерс» категориясендә Россия чемпионаты оештырыла.

Россия чемпионаты форматы буенча «Мастерс» дөнья чемпионатына охшаш, дип белдерде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров.
Россия чемпионатында катнашырга барлыгы 777 кеше теләк белдергән. Шуларның 110ы - Татарстаннан. Бәйге ачык, шуңа күрә Эстония, Австрия, Чехия, Казахстаннан да сигез кешедән гариза кергән. Спортчылар Универсиада авылында яшәячәк. Чемпионат узасы Спортның су төрләре сараена аларны махсус автобуслар йөртәчәк. Иртәнге аш исә Теннис академиясендә әзерләнәчәк. Чемпионат барышында спортчыларга Роспотребнадзор таләпләренә туры килгән 38 мең порция иртәнге аш пешерергә җыена оештыручылар.

- Кайбер спортчыларның өлкән яшьтә булуын күздә тотып, медицина хезмәтен оештыруга да зур игътибар бирдек. Чемпионатта катнашучыларның сәламәтлеген 500 медицина белгече күзәтәчәк, - дип белдерде спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов.

Катнашучыларның күпчелеге - 40-44 яшь категориясендә, 90-94 яшьлек өч йөзүче дә булачак икән.

Ә «Мастерс» категориясендә дөнья чемпионатында катнашу өчен исә хәзерге вакытта 42 илдән 500гә якын кеше теркәлгән. Турнирда барлыгы дөньяның 110 иленнән 5-6 мең кеше катнашачак, дип фаразлыйлар.

Ярышлар Спортның су төрләре сарае, «Акчарлак», «Буревестник» һәм «Олимп» бассейннарында узачак. Ачык суда йөзәр өчен Казансу елгасы әзерләнә. Бөтен дөньядан килгән спорт­чылар арасында 632 комплект медаль уйнатылачак.

Чемпионатның «Мастерс» категориясенең ачылу һәм ябылу тантанасы 10 һәм 16 август көннәрендә ФИНА паркында үткәреләчәк.

«Мастерс» категориясендә Россия чемпионатында 110 татарстанлы катнашачак: Казаннан - 85, Әлмәттән - 14, Чаллыдан - 5, ­Алабугадан - 3, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорскидан берәр кеше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading