16+

Аңа “Халкыбызның рухи байлыгы” исеме бирергә була

Тинчурин театрында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыймның 60 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узды.

Тинчурин театрында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыймның 60 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узды.

Шагыйрьгә Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм "Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары" билгесе тапшырылды. Сәхнәдән Наил Касыйм шигырьләрен Камал театры артистлары яңгыратты. Автор үзе дә әнисе рухына аңа багышлап язган шигырен тамашачыга җиткерде. Юбилярны тәбрикләргә Арча районы Ашытбаш авылыннан аның якташлары да килгән иде. Алар Наил Касыймовка булган хөрмәтләрен белдерде. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт каләмдәше турында иң җылы сүзләрен әйткәндә: "Мин Наил Касыймга "халкыбызның рухи байлыгы" дигән исем бирер идем", - дип юкка гына әйтмәгәндер. Ул кичне тамашачы шул байлыктан рухи азык та алды.

Үзенең иҗатташ дусты турында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева:"Мине "Туй күлмәге" җыры бер көндә халыкка танытты", - диде. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр һәм башка яшь җырчылар Наил Касыймның тирән мәгънәле шигыръләрен моңга төреп бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading