Мәскәүдә бер ир-ат үзенең хатыны дип икенче бер хатын-кызны кыйнаган.
Зыян күргән 27 яшьлек хатын-кыз хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән. Аның аңлатуынча, ул подъезд төбендә телефоннан сөйләшеп торганда, янына бер ир килеп, аны чүкеч белән кыйный башлаган.
Хатын-кыз узып баручылардан ярдәм сорап кычкыргач кына ир качкан. Зыян күрүчене “ашыгыч” ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр.
47 яшьлек ир тоткарланган. Аның элегрәк хөкем ителгән булуы мәгълүм. Ул әлеге хатын-кызны үзенең хатыны белән бутавын сөйләгән. Ир белән хатын арасында низаг чыккан булган.
Комментарийлар