16+

«Акыл фабрикасы» яңа укыту методикасы тәкъдим итте

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында, «Татарча мәгариф: яңа караш» темасына чираттагы чара уздырды. Анда 130дан артык кеше катнашты, аларның күбесе татар теле укытучылары иде. Чарада шулай ук мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

«Акыл фабрикасы» мәктәбендә татар теле дәресләренә яңа укыту методикаларын тәкъдим иттеләр. Очрашуның төп спикеры – Казанның 2нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Сәлам» яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов «Татар теле дәресенә нәрсәләр кирәк?» темасына заманча һәм кызыклы дәрес үткәрү үрнәген күрсәтте. Аның фикеренчә, иң беренче чиратта балада укытучыга, дәрескә, телгә мәхәббәт уянырга тиеш. Икенче эш итеп Рашат Якупов игътибарны аралашуга юнәлдерергә кушты. Ул коллегаларына дәресләргә заманча, укучыларга кызыклы булган темалар сайларга киңәш бирде. Рашат Якупов үзе грамматиканы дәресләрендә максат итеп куймый, әмма аның кирәклеген дә таный. Шулай ук укытучы кызыклы өй эшләре бирергә дә тәкъдим итте.
«Акыл фабрикасы»ның икенче өлеше милли университет темасына багышланган иде. Анда булачак милли университет концепциясе турында фикер алыштылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading