16+

Алабуга тукранының «шакылдавы» еракка тарала

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим ителде.

Алабуга тукранының «шакылдавы» еракка тарала

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим ителде.

Алабуга шәһәре урманнар арасына урнашкан. Иртә таңнан шак-шок килеп, агачларны корткыч бөҗәкләрдән арындыручы тукран шәһәрнең гербында урын алган хәтта. Алабугада 16 музей эшли.
- Алабугада 184 тарихи архитектура һәйкәле бар. Узган ел безгә 300 мең турист килде. Ел саен "Спасс" ярминкәсе оештырыла. Россиянең төрле төбәкләрендәге рәссамнарның һәм гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләре оештырыла. Җәй дәвамында Алабугада туристлар өзелеп тормый - 160 теплоход тукталыш ясый. Балалар өчен махсус программа булдырдык,-дип сөйләде музей-тыюлыкның генераль директоры урынбасары Тәнзилә Агишина.
Музей-тыюлыкта һөнәрчеләрнең 40 остаханәсе эшли.
- Ирем Андрей талчыбыктан оста үрә. Мине дә шушы һөнәргә өйрәтте. Безнең остаханәдә турист үзенә кечкенә кәрҗин үреп, Алабуга истәлеге итеп алып китә,- диде Елена Годкова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading